Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2025, 11:57

«Апуш» театраль студиясе шәкертләре «Сарымсак» премьерасын тәкъдим итәчәк

Спектакльне Галиәсгар Камал исемендәге яңа театрда күрсәтәчәкләр

«Апуш» балалар татар театр студиясе 29 апрельдә чираттагы премьерасын тәкъдим итәчәк. Тамаша Г.Камал исемендәге яңа театрның көнчыгыш залында узачак. Сәхнәгә 23 яшь артист чыгачак.

«Сарымсак» пьесасы Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актеры Илфак Хафизов һәм режиссер Резеда Гарипова тарафыннан язылган. «Җирдә без барыбыз да кечкенә сарымсаклар» шигаре астында узачак спектакль тамашачылары үсеп җитү чорында төрле тормыш сынаулары белән очрашкан яшүсмерләрнең тарихлары турында беләчәк.

Спектакльне мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркемнең актерлык осталыгы педагогы Резеда Гарипова режиссерлык итте. Берничә ай дәвамында балаларны ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Ирек Кашапов сәхнә теленә өйрәтте.

Спектакльдә музыкаль композицияләр яңгыраячак. Студия шәкертләре белән вокал буенча Г.Тукай исемендәге филармония солисты Гөлнара Байназарова шөгыльләнгән. Хореографияне сәхнә хәрәкәте педагоглары Миләүшә Гыйльметдинова һәм Екатерина Губанова куйган.

«Апуш» балалар татар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның мартында ачылды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең VI сезонында берьюлы өч номинациядә җиңүче булды. «Авыл эте Акбай» спектакле «Иң яхшы ир-ат роле өчен», «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» бүләкләрен алды.

Барлык яңалыклар