В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мәкәрҗәдә театр» спектакле 7 нче майда күрсәтеләчәк
Фото: Денис Гордийко
Тамашачыларга 1908 елның августында булган вакыйга бәян ителә. Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә...
Спектакльнең режиссерлары – «Апуш» студиясенең актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме педагоглары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова.
Яшь актерларны премьерага шулай ук педагог-хореограф Сергей Александров һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләгән.
«Мәкәрҗәдә театр» спектакленә көйләр Зөлфия Вәлиева, музыкаль бизәлеш һәм аранжировка өчен җаваплы Нияз Вәлиев тарафыннан иҗат ителгән. Куелышның сценографы һәм рәссамы – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева, тавыш режиссеры – Илья Лазарев, ут куючы рәссамы – Тәлгать Латыйпов.
Спектакль Копылов урамы, 2а адресы буенча урнашкан Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 18:00 сәгатьтә башлана.
Элегрәк «Апуш» татар балалар театр студиясенең, «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән «Действующие лица» XIX бөтенроссия фестиваль-форумында катнашып, Гран-при иясе булуы турында хәбәр ителгән иде.