В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең 12 субъектыннан 300 гә якын спортчы катнашты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). Казанның «Акватика» су спорт төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре синхрон йөзү буенча «Волжская волна» бөтенроссия ярышларында призер булдылар. Ярышлар 3 нче марттан 7 нче мартка кадәр Самарада узды.
Беренчелек өчен илнең 12 субъектыннан 300 гә якын спортчы көрәште. Бүләкләр ике яшь категориясендә уйнатылды: 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 13-16 яшьлек егетләр һәм 13-15 яшьлек яшүсмер кызлар.
«Акватика» спорт мәктәбе синхрончылары микст-дуэтта медальләр яуладылар. Беренче урынны – Агата Баязитова һәм Александр Печков, икенче урынны Ясмина Хәбибутдинова һәм Әмир Миңнебаев алды.
Команда ярышларында 13 яшькә кадәрге спортчылар төркеме – икенче урында, өченче урында – 13-15 яшьлекләр. Синхрончыларны Елена Золотова һәм Яна Лех өйрәткән, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.