Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2020, 13:46

Казан балалар сәнгать һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дистанцион режимда укуга керештеләр

Физик культура һәм спорт комитеты дистанцион укуда булган гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен видеороликлар эшләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казан балалар сәнгать һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дистанцион укуга күчтеләр. Бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, 8,5 меңгә якын иҗат мәктәбе укучысы һәм 16 меңгә якын спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бала өйдән чыкмыйча гына белем ала. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

«Сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең барысы да иҗади сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнә»

«6-нчы апрельдән дистанцион белем бирү процессы шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәпләрендә старт алды. Мәдәният идарәсенең сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең барысы да иҗади сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнә. Уку йортлары, белем бирү процессының үзенчәлеген исәпкә алып, куллануга рөхсәт ителә торган һәм уңайлырак электрон ресурслар һәм кушымталар җыелмасын мөстәкыйль билгеләгәннәр», - диде спикер. Нигездә, Google Classroom платформасы кулланыла, ул видео- һәм аудиофайлларны, тестларны беркетергә һәм баллар чыгарырга мөмкинлек бирә. Индивидуаль дәресләр һәм консультацияләр оештыру өчен нигездә башлангыч сыйныфлар өчен видеошалтыратулар һәм өлкәнрәк балалар өчен Skype-конференцияләр кулланыла. Җыелма коллективларның репетицияләре һәм төркем белән шөгыльләнүләр Zoom видеоконференцияләр сервисы аша уздырыла.

Р.Гафаров ассызыклаганча, балаларга артык йөкләнешне киметү өчен дәресләр җәдвәле көн саен төзәтелә. Шул исәптән, сыйныфларны гомуми белем бирү оешмаларында балаларны укыту графигын исәпкә алып берләштерәләр.

Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр видеоэлемтә яки видеоязмалар ярдәмендә шөгыльләнә

Спорт өлкәсенә килгәндә, шәһәр спорт мәктәпләрендә 16 меңгә якын спортчы укый. Тагын бер меңнән артык бала, нигездә, башлангыч әзерлек төркемнәреннән, гомуми физик әзерлек рәвешендә өй эшләрен башкара. «Чикләүләр чорына тренерлар өй шартларында шөгыльләнү өчен күнегүләр планын эшләделәр. Тренировкалар видеоэлемтә платформалары аша да, спорт учреждениеләре социаль челтәрләрендә гомуми файдалану өчен урнаштыылра торган видеоязмалар ярдәмендә дә онлайн-режимда уза», - дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Моннан тыш, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Физик культура һәм спорт комитеты дистанцион рәвештә белем алган гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен видеороликлар эшләде. Кыска видео ярдәмендә укучылар иртәне дөрес һәм нәтиҗәле зарядкадан башлый ала. Бу атнада роликлардан укытучылар һәм укучылар файдалана алачак, дип хәбәр итте спикер.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 13.04.2020
Видеорепортаж
13.04.2020 12:40
Казанда волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең 3,1 меңнән артык гаризасын үтәделәр
Барлык яңалыклар