В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Югары нәтиҗәләр өчен укучылар 25 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк
Казан мәктәпләрен тәмамлаган сигез укучы бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр, ике фәннән 200әр балл җыйдылар. Татарстанда мондый югары күрсәткечләргә барлыгы 13 кеше ирешкән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин агымдагы елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә багышланган брифингта хәбәр итте.
Татарстан йөз баллы нәтиҗәләр саны буенча лидер төбәкләрнең берсе позициясен саклап кала, дип ассызыклады Илсур Һадиуллин. Быел республиканың 313 чыгарылыш сыйныф укучысы бер фән буенча иң күп 100 балл җыйды. Химия һәм информатика буенча нәтиҗәләрнең күп тапкырлар яхшыруы, шулай ук әдәбият буенча тотрыклы югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.
Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар рус теле, химия, математика, информатика, биология, әдәбият һәм җәмгыять белеме буенча ике йөз баллы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Министр шулай ук агымдагы елда БДИда максимум балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының матди яктан бүләкләнәчәген хәбәр итте. Аларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган шәхси акчалата бүләк күчереләчәк: бер фәннән 100 балл өчен — 15 мең сум, ике фәннән 200 балл өчен — 25 мең сум.