Казан хастаханәләрендә барлыгы 23 кеше бар, шуларның алтысы авыр, ә икесе бик авыр хәлдә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU,12-нче май, Алинә Бережная). Кичә Казанның Совет районының 175-нче номерлы гимназиясендә атыш вакытында сигез зыян күрүчене федераль медицина үзәкләренә җибәрәчәкләр. Табиблар консилиумының арадаш нәтиҗәләрен бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлеева җиткерде.
«10:55 сәгатькә өч өлкән һәм биш бала Мәскәүгә озатуга планлаштырылуы турында карар кабул ителде. Монда берничә параметр исәпкә алына: мөмкинлекләр, пациентларның транспортабельлеге» – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шәһәр хастаханәләрендә 23 зыян күрүче бар – өч өлкән һәм 20 бала, дип өстәде. Алтысы авыр хәлдә, икесе бик авыр хәлдә. «Зыян күрүчеләр белән республиканың сәламәтлек саклау системасының иң яхшы белгечләре эшли, кичәге көннән барлык бригадалар да көчәйтелде», – диде ул.
Кичә Казанга РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җитәкчелегендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты килде, һәм хәзер зыян күрүчеләрнең тормышы өчен федераль учреждениеләрнең тагын 39 медицина хезмәткәре көрәшә, алар арасында хирурглар, нейрохирурглар, Бөтенроссия катастрофа медицинасы үзәге, В.П.Сербский исемендәге Психиатрия һәм наркология федераль медицина тикшеренү үзәге белгечләре. «Консилиумнар үткәрелгән, һәр зыян күрүче турында күп тапкырлар фикер алышынган», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.
Моннан тыш, РФ сәламәтлек саклау министры йөкләмәсе буенча, 175-нче номерлы гимназиянең барлык укучыларын диярлек өйдә педиатрлар карады, кирәк була калса, аларга психологлар ярдәме күрсәтелде. 8 «А» сыйныфының барлык укучыларын психологлар һәм педиатрлар составында бригадалар тикшерде. «Психологик ярдәм бүген дә тулы күләмдә күрсәтелә, республика клиник психиатрия хастаханәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Сербский исемендәге үзәк бригадалары кизү тора. Алар фаҗига урынында, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник хастаханәсе, 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсендә эшлиләр», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.