В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Территорияләрне җыештыру район халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш, дип билгеләп үтте Сергей Миронов.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Эшкуарлар район башлыгы Сергей Миронов белән очрашуда Киров һәм Мәскәү районнары территорияләрен кышкы чорда карап тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты. Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Вил Латыйпов карны чистарту үзенчәлекләре турында сөйләде. Кар яуганнан соң территорияне бозлавыкка каршы реагентлар белән эшкәртүгә 4 сәгать вакыт бирелә, карны 9 сәгать эчендә җыештырырга, ә тәүлек дәвамында чыгарырга кирәк. Чиста карны яшел зонада өеп була, ә реагентлы кар чыгарылырга тиеш. 6.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр үз территорияләреннән карны уртак юлга чыгара алалар, аны аннан муниципаль унитар предприятиеләр чыгара. Моннан тыш, хуҗалар түбәләрдән боз, кар һәм боз сөңгеләрен вакытында чистарту өчен җаваплы.
«Кышкы чорда территорияләрне җыештыру беренче чиратта район халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш. Территорияләрне яхшы хәлдә тоту – безнең уртак бурыч», – дип йомгаклады С.Миронов.