Тулаем шәһәр буенча юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүе күзәтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Шәхси мобильлек чараларын - самокатлар һәм велосипедларны - прокатка алуны оештыру мәсьәләләре бүген Башкарма комитетта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында каралды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шәһәр комиссиясе рәисе Илдар Шакиров җитәкчелегендә узган утырышта самокатолар прокаты буенча эре компанияләр вәкилләре катнашты.
Казанда юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 116 урынны эшләделәр
Узган 8 айда, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүе күзәтелә, дип хәбәр итте Казанның ЮХИДИ башлыгы Игорь Новиков. Аварияләр саны, аның сүзләренчә, 75 очракка кимегән, юл-транспорт һәлакәтләрендә, узган ел белән чаныштырганда, 129 кешегә азрак зыян күргән. Һәлак булучылар саны да кимегән. Бу чорда 28 кеше һәлак булган 1068 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, тагын 1213 кеше җәрәхәтләр алган.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда 141 авария участогы бар иде, шул исәптән 8 урында юл-транспорт һәлакәтләре һәр ел күзәтелде, - дип билгеләп үтте И.Новиков. - Бүгенгә 116 участок буенча мәсьәлә ябык, тиешле эш башкарылган. Тагын 25 участок проблемалы булып кала бирә, эш дәвам итә».
Татарстан башкаласында машина исерек йөртүчеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны артты. «Бу проблема кешеләр исерек йөртүчеләрне күргәч тә битарафлык күрсәтүдән туктаганчы актуаль булачак», - дип ассызыклады Казанның ЮХИДИ башлыгы.
Юлларда балаларның имгәнүе проблемасы актуаль булып кала бирә. Бер айда Казанда балалар катнашында 20-гә якын юл-транспорт һәлакәте була. И.Новиков сүзләренә караганда, очракларның яртысында диярлек, травматизмның сәбәбе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу була, шулай ук балигъ булмаган юл хәрәкәтендә катнашучылар өлкәннәр тарафыннан контроль булмау сәбәпле зыян күрә.
Илдар Шакиров авария куркынычы булган участокларны бетерү эшен тизләтергә һәм халык арасында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү өчен профилактика эшен көчәйтергә чакырды.
«Безнең максат - самокатлардан файдалануның җайга салынган механизмын булдыру»
Шәһәр юлларындагы һәлакәтләр турындагы белешмәдә шәхси мобильлек чараларын кулланучы балалар һәм өлкәннәр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре очрый, дип хәбәр итте И.Новиков.
«Яшүсмерләр еш кына ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү чарасында кайда йөрергә мөмкин булуын белмиләр, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмичә, юл йөрү өлешенә кыю рәвештә чыгалар, - дип билгеләде ул. - Балаларга шундый уенчыклар бүләк иткән һәм алардан ничек файдаланырга икәнен аңлатмаган ата-аналар моның фаҗигагә китерергә мөмкинлеген уйламыйлар».
Казанда электр самокатоларының прокат пунктлары эшли, аларда шәһәр халкы мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итү чарасын ала ала - самокат алу өчен махсус кушымтада аккаунт теркәргә кирәк, дип искәртте спикер. Казанда самокатоларның эре прокатчылары арасында Whoosh компаниясе, аның шәһәрдә 300 парковкасы һәм 1 мең тирәсе самокаты исәпләнә, «Юрент Байк» (42 парковка һәм 350 самокат) һәм Green Bee (60 парковка һәм 100 самокат) бар.
«Балигъ булмаган шәһәр халкы, исерек затлар тарафыннан самокатоларны контрольсез куллану да проблема булып кала. Аңлашыла ки, компанияләрнең үз куркынычсызлык хезмәте бар, тик гамәлләр тәртибе эшләнеп бетмәгән, - диде И.Новиков. - сервисның намуссыз кулланучыларының аккаунтны башка заттан кулланулары мәсьәләсе хәл ителмәгән. Велосипедлар һәм электросамокатлар шәһәр эчендәге хәрәкәтнең тулы кыйммәтле транспорт чарасы булганлыктан, безнең алда кайбер бурычлар тора, аерым алганда, куркынычсызлыкны пропагандалау, юлларда толерантлык тәрбияләү».
Тагын бер мөһим проблема самокатларның җитәрлек дәрәҗәдә булмган урлауга каршы сак системасы, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков. «Бүгенгә 158-нче «Урлау» маддәсе буенча 9 җинаять теркәлгән», - диде В.Саматошенков.
«Юрент Байк» компаниясе вәкиле Мөхәммәтҗан Әбүбәкеров, йозаклар ярдәмендә самокатларны саклауны көчәйтергә тәкъдим итте: «Без барлык прокат компанияләрен самокатны беркетергә мәҗбүр итүне тәкъдим итәбез. Ул чагында мондый хаос булмаячак. Беркетелгән самокат каракларга психологик яктан да башкача тәэсир итәчәк».
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары әлеге тәкъдимне хуплады. Транспорт буенча комитет адресына даими рәвештә шәһәр халкыннан хатлар килә, алар самокатлар һәм велосипедлар белән идарә итүче затларның үз-үзләрен тотышыннан канәгать булмауларын белдерәләр. Боларның барысы да килеп туган проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә кирәклеге турында сөйли, дип ассызыклады И.Шакиров.
«Казанда бу җәйге сезон самокатолар прокаты өлкәсендә тест буларак каралды. Килеп туган барлык мәсьәләләрне киләсе сезонга кадәр хәл итәргә кирәк, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Казан Мэриясе, хәрәкәт итү чарасы буларак, самокатларны үстерүгә уңай карый. Әмма безгә хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен уңайлы шартлар тудыручы җайга салынган механизм кирәк. Җәяүлеләрнең, автомобиль хуҗаларының һәм самокатлардан файдаланучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк».
Прокурорлардан конкрет карарлар һәм тәкъдимнәрне Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киләсе утырышында тикшерү планлаштырыла.