Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 17:38

Идел су алу җайланмасын «Водоканал» проекты буенча модернизацияләячәкләр

Яңа җайланма электр энергиясен сарыф итүне һәм насос җиһазларының таушалуын киметү мөмкинлеге бирәчәк

Казан «Водоканал»ы предприятиенең иң мөһим объектларының берсе булган Идел су алу җайланмасын модернизацияләү проектын эшләде. Аны ремонтлауга ел саен 150-200 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков сөйләде.

«Бүгенге көндә Идел су алу җайланмасы буенча эшләрне шулай ук җентекләп башкару мөһим. Анда да проблемалар шактый. Моны да тормышка ашырырбыз дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.

Рөстәм Габделхаков сүзләренчә, якын киләчәктә Идел су алу җайланмасында якынча 190 млн сумлык эшләр башкару планлаштырылган. 1940-60 елларда төзелгән корылма суны күтәрү һәм шәһәрне су белән тәэмин итүнең төп чыганагы булып тора.

Эшләр барышында тимер-бетон савытларны һәм чистарту корылмаларының суны тондыру фильтрларын; конструкцияләрен көчәйтеп, корылмаларның түбәләрен ремонтлаячаклар, шулай ук энергия бирә торган электр җайланмаларын һәм үзебезнең җитештерүчегә күчеп, электролиз бүлмәсендәге җиһазларны алыштырачаклар. Моннан тыш, персоналның көнкүреш шартларын яхшырту планлаштырыла.

Проект кысаларында шулай ук 2009 елда төзелгән Идел су алу җайланмасының беренче күтәрү насос станциясенең технологик процесслар белән автомат идарә итү системасы җиһазларын модернизацияләячәкләр.

«Насос станциясеннән ун елдан артык файдалану чорында электр энергиясенә чыгымнарны киметү һәм насос җиһазларының чыдамлыгын арттыру мөмкинлеге бирә торган яңа энергетик яктан нәтиҗәле чишелешләр барлыкка килде», – дип аңлатты Рөстәм Габделхаков. Хәзерге вакытта монтаж эшләрен башкаруга подряд оешмасы билгеләнгән, ә ремонтны 2025 елның мартында тәмамлау планлаштырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшгәмбе, 18.11.2024
Видеорепортаж
18.11.2024 12:53
«Водоканал» быел Казанның 20 километрга якын челтәрен төзекләндергән
Барлык яңалыклар