KZN.RU порталы сайланмасында – бәйрәм иллюминациясе һәм гадәти булмаган тарих белән фото ясау өчен иң яхшы урыннар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь, Екатерина Виславская). Казан паркларында һәм скверларында «Менә-менә» кышкы программасы старт алды инде, шәһәр районнарында чыршы шәһәрчекләре һәм бәйрәм мәйданчыклары ачылды, ә синоптиклар Яңа елны җылы булачак дип фаразлый. Бәйрәм программасын һәм гыйнвар каникулларында йөрү маршрутларын эшләү өчен вакыт җитте. KZN.RU порталы Татарстан башкаласының җәмәгать киңлекләрендә иң оригиналь, истә кала торган һәм фотога төшү өчен топ-5 урын турында мәгълүмат әзерләде.
Урнашкан урыны: Павлюхин урамы, 73-нче йортта адресы буенча урнашкан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы.
Филармония скверында Яңа ел шәһәрчеге кошлар һәм чәчәкләр фигуралары белән бизәлгән. Мондый гадәти булмаган карар бу урынның тарихы белән бәйле – якынча 100 ел элек монда сәүдәгәр Михаил Николаевич Квасниковның питомнигы һәм оранжереясе булган. Ул орлыкларны Европадан заказ биреп кайтарттыра торган булган, ул экзотик, теплица һәм оранжерея үсемлек төрләрен, шулай ук җиргә утырту өчен җәйге чәчәкләрне кушып яңа төрләр чыгарган. Аның үсентеләре бөтен шәһәргә күпләп һәм ваклап җибәрелгән, шәһәр скверлары нәкъ менә шушы үсемлекләр белән бизәлгән.
Питомник территориясендә үскән алмагачларның берсе сакланган. Галимнәр исәпләве буенча, аның яше якынча 108 яшьтән 146 яшькә кадәр. Һәр яз саен ул кабарынкы төс белән чәчәк ата, ә җәй көне һаман җимеш бирә. Быел кыш көне агач гирляндалар белән бизәлгән һәм койма белән әйләндереп алынган, шуңа күрә аны табуы авыр булмаячак. Шәһәр риваяте әйтүенчә, алмагач тирәсендә теләгән теләкләр һичшиксез тормышка аша.
Урнашкан урыны: Парк үзәгендә фонтан касәсендә
Лядской бакчасы үзе уникаль, ә яңа ел иллюминациясе аны чын-чынлап тылсымлы урынга әверелдерә. Парк XIX-XX гасырлардагы ландшафт архитектурасы һәйкәле, фонтан – аның композициясе үзәге булып тора. Лецкой бакчасына (Лядской бакчасының тарихи атамасы нәкъ менә шулай яңгырый) 150 елдан артык, фонтанның тарихы 130 елга якын, ул 2017 елда тарихи үрнәкләр буенча беренчел урынында, бакча үзәгендә, перпендикуляр һәм диагональ аллеялар киселешендә торгызылган һәм чәчәк түтәлләре белән уратып алынган.
Яңа ел алдыннан Казан үзәгендә урнашкан тыныч парк бик якты итеп бизәлгән. Аллея буйлап гирляндалар эленгән, агачларда – кар бөртекләре, ә фонтан касәсендә яктылык шарлары урнаштырылган.
Сүз уңаеннан, мондый шарларны Аксенов скверында да күрергә мөмкин. Биредә алар белән агачлар бизәлгән.
Урнашкан урыны: Ямашев проспекты, 100г адресы буенча административ бина янында
Бәйрәмнәргә тере чыршы еш бизәлми, «Континент» паркындагы агач – нәкъ шул очрак. Яшел чибәркәй Яңа Савин районының иң популяр паркларының берсенең үзәгендәге мәйданчыкта басып тора.
Өстәвенә, бу чыршы үзенчәлекле итеп бизәлгән. Декоратив элементлар ябалдаш өстендә төзелгән каркаска беркетелгән. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә аңлатуларынча, бу чыршы шарлар, гирляндалар һәм йолдызлар авырлыгы нәтиҗәсендә зыян күрмәсен һәм казанлыларны киләчәктә дә сөендерсен өчен кирәк.
Кайда урнашкан: Республика клиник инфекция хастаханәсе белән чиктәш аллея
Рус һәм татар телләрендә бирелгән балалар яңа ел җыры тексты белән гадәти булмаган инсталляция монда узган ел ук барлыкка килде һәм социаль челтәрләр хиты булды. Җәй көне конструкцияне салдырып тордылар, ә 2022 ел алдыннан яңадан элделәр. Инсталляция агач ябалдашларына береккән хәрефләрдән гыйбарәт, алар сукмак өстендә үк эленеп, балкып тора. Шулай итеп, казанлылар фонтаннан Родина урамы ягына таба барганда, балачактан яраткан көйләрен көйли ала.
Моннан тыш, паркның бөтен территориясендә бәйрәм консольләре һәм декоратив светодиодлы чыршылар урнаштырылган, CUBE контейнер үзәге бинасы бизәлгән, ә чаңгы базасы янында бәйрәм фотозонасы җиһазландырылган.
Урнашкан урыны: паркның төп аллеясы
Яңа ел фотосъемоклары өчен тагын бер локация – Горький исемендәге паркның төп аллеясы. Агач ябалдашлары аллея буйлап 160 якты йолдыз белән бизәлгән. Ә җәй көне фонтан эшли торган мәйданчыкта Яңа ел алдыннан 10 метрлы чыршы урнаштырылган. Ул да үзенчәлекле итеп бизәлгән, традицион шарлар белән түгел, ә якты йолдызлар белән.
Моннан тыш, паркта кышкы уен сөючеләр өчен зур яктыртылган агач тау төзелгән. Ул яшел кыр урынында урнашкан, анда елның җылы вакытында төрле чаралар уза. Биредә балалар өчен төшү урыннары түбәнрәк итеп җиһазландырылган, ә экстрим яратучылар өчен югары.
Материалда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, шулай ук шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе фотосурәтләре кулланылды.