Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2018, 16:15

“Том Сойер фест” волонтерлары беренче йортны төзекләндерү эшенә керешә

Агач йортларны яңарту буенча фестивальнең ачылу тантанасы Волков ур., 14 адресы буенча үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Екатерина Виславская). Бүгенге көннән “Том Сойер фестта” катнашучылар иске йортларның фасадларын төзекләндерә башлый. Яңа сезонны ачу тантасы Волков урамының 14-нче йорты ишегалдында узды.

Ике катлы агач торак йорт 1891 елда төзелә һәм, фестивальне оештыручылар сүзләре буенча, анда яшәүчеләр көче белән генә әлегә кадәр сакланган. “Волков урамында “Том Сойер фестның” ике сезонын уздырдык. Бу Икенче тау урамының башы, безнең артыбызда – Шамов хастаханәсе. Соңгы 15 елда биредә яңа йортлар актив төзелә”, - диде ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Фестиваль ачылу уңаеннан йорт ишегалдында “Том Сойер фест” турында фотокүргәзмә ачылды. Казанда быел 6 йорт төзекләндереләчәк, барлыгы иске Казанның 68 варисы калган.

“Том Сойер фест” катнашучыларны биредә сәламләргә бик шатмын, быел, ниһаять, фестиваль Иске Татар бистәсенә дә киләчәк. Форсаттан файдаланып, барыгызга да актив тормыш позициясе, зур ярдәмегез, катнашуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов.

Чарада шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятны саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте рәисе уранбасары Фарида Зәбирова, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты. Сәхнәдә Казан музыкантлары һәм язучылар чыгыш ясады.

Барлык яңалыклар