4-нче ноябрьдә 9.00 сәгатьтә Благовещение соборында тантаналы литургия башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Казанда Мәрьям Ана иконасына багышланган бәйрәм көнендә хаҗиларга ярдәм итү өчен ирекле ярдәмчеләр туплау игълан ителде.
Искәртеп узабыз, 4-нче ноябрьдә 9.00 сәгатьтә Благовещение соборында тантаналы литургия башланачак, шуннан соң митрополит Феофан җитәкчелегендә дин тотучылар тәре йөрешен кылачак. Собордан алар Кремль тирәсендә Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буйлап Крестовоздвижение храмына кадәр узачаклар.
Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге ирекле ярдәмчеләрдән литургиягә һәм тәре йөрешенә кушылырга чакыра, шулай ук Татарстан башкаласына хаҗ кылырга килгән хаҗиларга ярдәм итүләрен сорый. Аерым алганда, волонтерларга оештыручыларга кешеләр агымы белән идарә итүдә ярдәм итәргә, йөкле хатыннарны, гаиләләрне, балалар һәм инвалидларны каршы алырга һәм озатып барырга, храмда, тәре йөрешендә һәм Богородица монастырендә ярдәм итәргә кирәк, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Волонтер булу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.