В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда волонтерлык хәрәкәтенең иң яшь катнашучысына – 50 яшь, ә иң өлкәненә – 80.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
Ольга Спиридонова, 62 яшь:
Бер урында утыру миңа беркайчан да ошамады. 9 ел элек пенсиягә чыктым, һәм үземне нәрсә белән булса да мәшгуль итү өчен, биюгә йөри башладым, өч ел шөгыльләндем. Аннары очраклы рәвештә Казанда волонтерларның «көмеш яшьтәге» хәрәкәте барлыкка килгәнен белдем, кызыксындым һәм кердем. Чаралар бик күп – Казандагы футбол буенча дөнья чемпионатында, WorldSkills Kazan 2019 халыкара эшче һөнәрләре чемпионатында волонтер идем, төрле форумнарга, конференцияләргә йөрим, үземне күрсәтергә мөмкин булган бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмыйм. Волонтерлык – ул инде яшәү рәвеше. Миңа кешеләргә ярдәм итү, үзеңне кирәкле итеп тою бик ошый. Волонтерлык эшчәнлеге белән параллель рәвештә мин «Альпари» хәйрия фонды белән эшлим, балалар өчен курчаклар ясау буенча мастер-класслар үткәрәм, бу, сүз уңаеннан, тагын бер хоббием. Ә тагын рәсем ясау ошый, картинаны май һәм пастель белән язам, шулай итеп мин ял итәм һәм үземне чагылдырам.
Диванда эшсез утыру – күңелсез ул, дөньяда бик күп кызыклы нәрсәләр бар, шуңа күрә вакытны югалтырга ярамый! Курыкмаска, гел хәрәкәттә булырга кирәк, чөнки тормыш – ул хәрәкәт, туктасаң, алга барырга авыррак булачак, бигрәк тә бу яшь барган саен сизелә.
Наилә Биктимерова, 64 яшь:
Мин әле генә Сочидан кайттым, «Формула-1» да булдым, бу вакыйганы калдырмаска тырышам, миңа драйв, тизлек, хис-кичерешләр ошый. Моның миндә каян икәнен белмим (көлә). Күрәсең, картаерга теләмим, күңелем яшь бит. Мин әле фитнес белән дә шөгыльләнәм, йөзәм, әгәр күңел яшь икән, димәк, гәүдә дә тонуста булырга тиеш.
«Көмеш яшь» волонтерларында мин башыннан ук дип әйтергә мөмкин. 2011 елда Универсиадага волонтерлар җыелуын хәбәр иттеләр, мин теләк белдердем. Миңа ирекле эшкә өлкән яшьтәге кешеләрне дә җәлеп итүләре бик ошады. Универсиада узды, аннары Мәскәүдә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, аннары Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты, шулай кереп киттем. Һәм хәзер мин шулай ук Җиңүнең «көмеш волонтеры».
Миңа үзем шөгыльләнгән бөтен нәрсә ошый, һәм башка пенсионерларга да әйтәм: «Икенче яшьлек беренчесен саклаган кешегә килә». Өйдә шундый күңелсез, дүрт стена арасында утырып, эч поша башлый, бигрәк тә бу коронавирус пандемиясе чорында булды, ә хәрәкәт, аралашу, волонтерлык булганда шунда ук барысы да авыртудан туктый (көлә). Гомумән, яшьләр мине көч белән туендыра – аларның төрле мавыгулары, кызыксынулары шулкадәр күп, калышасы килми.
Кадрия Нигъмәтуллина, 53 яшь:
Мин хәзер Идел буе районының 114-нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшлим һәм параллель рәвештә волонтерларның «көмеш яшь» хәрәкәтендә.
Минем беренче чарам – йөзү буенча дөнья чемпионаты. Эшләп карадым, ошады, шулай калдым да. Кешеләр нигездә безнең эшчәнлеккә уңай карый, ярдәм өчен рәхмәт белдерә, көч бирә. Иҗтимагый эшчәнлеккә мәхәббәтем балачактан ук – мин пионер идем. Һәм менә хәзер минем тагын эштән башка ниндидер файдалы әйбер белән шөгыльләнәсем килде.
Көч һәрвакыт бар, иң мөһиме үз эшеңне ярату һәм һәрвакыт алга бару. Илһамны бөтен җирдә табарга була, мәсәлән, мине балалар илһамландыра, яшүсмерләр белән эш.
Хрия Халитова, 60 яшь:
Мин өч елдан артык волонтер, бу вакыт эчендә шулкадәр күп чаралар узды, хәтта санап та бетереп булмый – миндә волонтерлыкның 7 китабы һәм барысы да вакыйгалар белән язып тутырылган, хәзер инде язмыйм, өлгермим. Бөтен җирдә дә булырга яратам – шимбә өмәләре, мохтаҗ балаларга, ялгыз пенсионерларга барулар, ... көненә икешәр-өчәр чара, менә санагыз. Ә вакыйгалар төрле- төрле – спорт, мәдәни.
Ә волонтер мин очраклы рәвештә генә булдым – кызым волонтерлык хәрәкәтенә керде, һәм мин аның белән кызык өчен георгиев ленталарын өләшергә чыктым. Шунда мин «көмеш яшь» волонтерларын күрдем дә инде, алар патриотик акция уздырдылар. Миңа бу бик ошады, мин бу хәрәкәткә керергә булдым.
Моннан тыш, хәзер минем ирем дә волонтер булды, шуңа күрә без бөтен гаилә белән ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнәбез. Беләсезме, бу безгә бик ошый!
Белешмә
«Көмеш волонтерлар» Казанда «Россия көне», «РФ Дәүләт флагы көне», «Россия чаңгы юллары», «Милләтләр кроссы» кебек чараларны оештыруда актив катнашалар, Җиңү көнен һәм «Үлемсез полк» акциясен үткәрүдә ярдәм итәләр. «Көмеш волонтерлар» шулай ук Сочида уза торган «Формула-1»не оештыруда ярдәм күрсәтә.
Шулай ук «Игелекле эшләр төбәге» бөтенроссия грант конкурсы кысаларында «көмеш яшь» волонтерларының «Күп жанрлы спектакльләрне гамәлгә ашыру» проекты җиңү яулады һәм инде хәзер үк гамәлгә ашырыла башлады.