«Кунакчыл Казан» проектында 180 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 15-нче июньдә Татарстан башкаласында «Кунакчыл Казан» проекты старт ала. Махсус чатырларда һәр кунак шәһәрнең бушлай картасын, Казан һәм Татарстанның төп истәлекле урыннары турындагы буклетларны ала һәм волонтерлардан башка кирәкле мәгълүматны белә алачак.
Мондый мәгълүмат чатырлары Казан үзәгендә Петербург урамында («Татарстан» кунакханәсе), Бауман һәм Кави Нәҗми урамнары киселешендә, 1 Май мәйданында, Камал театры янындагы мәйданда һәм «Казан-1» тимер юл вокзалының вокзал яны мәйданында урнаштырылган инде. «Кунакчыл Казан» проектында 180 волонтерны - махсус укулар узган беренче һәм икенче курсларда профильле югары уку йортлары студентларын җәлеп итү планлаштырыла.
Шулай ук үзиреклеләр Казанга килгән туристлар арасында да анкета тутырту эшен башкарачак. Бу туристның портретын төзергә, шәһәргә килү максатлары, урнашу, якынча тоткан чыгымнары һәм күңел ачу чараларын сайлауда өстенлек бирүләре турында белергә ярдәм итәчәк.
Казанда беренче тапкыр мәгълүмати чатырлар 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогын үткәрү алдыннан барлыкка килде, алар шулай ук 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын уздыру вакытында урнаштырылды, дип искә төшерә ТР туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.