Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2023, 17:34

«Идел сукмагы» проекты волонтерлары җәяү походка барачак

22 нче апрельдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Сукмак саклаучылар» берләшмәсенең беренче очрашуы узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). 22 нче апрельдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Идел сукмагы» проекты буенча оештырылган «Сукмак саклаучылар» берләшмәсенең беренче очрашуы узачак. Волонтерлар команда белән танышачак һәм маршрутның Казан участогы буенча походка чыгачак.

Яңа берләшмәнең презентациясе 10:00 сәгатьтә башланачак. Очрашуда аның максатлары һәм миссияләре турында фикер алышачаклар, спикерлар булып ТР шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләрне үстерү һәм экотуризм дирекциясе башлыгы Оксана Саргина, маршрут авторы һәм «Сукмак саклаучылары» берләшмәсе җитәкчесе Тимур Головунчук һәм сәяхәтче Сергей Головин чыгыш ясаячак.

11:15 сәгатьтә Тимур Циунчук белән бергә Урицкий исемендәге парк аша Левченко торак массивына Аккош күле урман паркы ягына җәяүле поход башлана. Борынгы Царевококшайск трактында тукталыш вакытында походта катнашучыларны туган якны өйрәнүчедән хикәят көтә. Ә Аккош күлендә волонтерлар территорияне җыештыру белән шөгыльләнәчәк.

Активистларга урында чүп капчыклары һәм перчаткалар биреләчәк. Поход өчен яраклы һәм уңайлы кием сайларга киңәш ителә, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Идел сукмагы» проекты командасы фикердәш волонтерлар җыя. Алар тректа чисталыкны күзәтәчәкләр, маршрутны тикшерәчәкләр һәм табигатькә сакчыл караш күнекмәләрен булдыра алачаклар. Маршрут сакчысы булу өчен проект сайтында гариза бирергә кирәк. Анкетада үзең һәм проект белән кызыксыну турында сөйләргә кирәк.

Барлык яңалыклар