Лекцияләрдә буыннар өчен күнегүләр күрсәтәчәкләр һәм скандинавия йөреше күнекмәләренә өйрәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Май аенда Казанда буыннар авыруларын профилактикалау буенча лекцияләр узачак. Волонтер-табиблар остеоартрит кебек авыруны профилактикалау чаралары, сәбәпләре һәм клиник чагылышы турында лекция укыячаклар.
Дәрестә шулай ук тез, оча-бот, иңбаш һәм терсәк буыннарына күнегүләр күрсәтеләчәк, ә чара ахырында казанлыларны скандинавия йөреше күнекмәләренә өйрәтәчәкләр.
Дәресләр 7, 14, 21 һәм 28-нче май көннәрендә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Тукай урамы 125, 3-нче корпус (Казан ТЭЦ-1), дип хәбәр иттеләр «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегендә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Буыннар сәламәтлеге ышанычлы кулларда» социаль-профилактик программасы Россиядә агымдагы елның 1-нче февралендә старт алды. Проектның максаты – Россия халкының барлык категорияләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, актив озын гомерне стимуллаштыру, буыннар һәм умыртка сөяге авыруларын профилактикалау.
Программа В.А.Насонова исемендәге Ревматология фәнни-тикшеренү институты, Россия ревматологлар ассоциациясе, терапевтларның Россия фәнни медицина җәмгыяте ярдәме белән оештырылды.