В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Казанда «Чиста мәчет» акциясе дәвам итә. Яз башыннан яшь активистлар «Рамазан», «Мәдинә» һәм «Гаилә» мәчетләрендә җыештыру эшләрендә катнаштылар. Якындагы акция шушы ял көннәрендә - 21-нче мартта «Зәңгәр» мәчетендә (Сара Садыйкова ур., 8/19) узачак.
Бу атнада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары (барлыгы 15 кеше) изге Рамазан ае алдыннан Залесный бистәсендәге «Мәүлид» мәчетен чистарткан. Бөтен тәрәзәләр, стеналар, идәннәр юылган, якындагы территорияләр тәртипкә китерелгән.
Акциядә катнашырга теләүчеләр махсус оештырылган чатка сылтама буенча кушыла ала. 21-нче мартта «Зәңгәр» мәчетендә 9.00 сәгатьтә чистарту эшләре башлана. Үзең белән чиләк, чүпрәк, губка, сыек сабын алып килергә мөмкин.
«Чиста мәчет» акциясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы вакыт аралыгында чарада 200-гә якын яшь волонтер катнашкан.