Волонтерлар көчекләрне ашаттылар һәм вольерларны җыештыруда булыштылар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең татар республика бүлегеннән 9 кеше Казандагы «Зооүзәк» каршындагы этләр өчен «балалар бакчасы»нда булды. Волонтерлар вольерларны җыештыруда ярдәм иттеләр һәм оешма ихтыяҗлары өчен 10 мең сум акча бирделәр.
«Көчек патруле» җитәкчесе Светлана Ким сөйләгәнчә, Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте вәкилләре приютка җәен дә килгән һәм волонтерлык ярдәме күрсәтергә әзер булуларын белдергән. «Алар «Зооүзәк»тә булдылар һәм безнең «балалар бакчасы»на керделәр, ярдәм тәкъдим иттеләр, нәрсә кирәклеген язып алдылар. Көчекләр белән озаграк булырга теләделәр», - диде ул.
Кабат визит белән волонтерлар этләр өчен «балалар бакчасы»на ял көннәрендә килделәр. Алар көчекләрне ашаттылар, чистарту өчен чүпрәкләр һәм перчаткалар алып килделәр, вольерларны тәртипкә китерделәр һәм финанс ярдәме күрсәттеләр. «Моңа кадәр без кер юу машинасына акча җыйган идек инде, хәзер сушилка алырга телибез», – дип уртаклашты С.Ким.
Волонтерлар эт өчен «балалар бакчасы»на чүпрәкләр, картон, юу чаралары, шулай ук дүрт аяклылар өчен консервлар, сушкалар һәм сохарилар тапшыра ала. Тулырак мәгълүматны +7(919)620-95-88 телефоны аша белергә була.
Искәртеп узабыз, «Зооүзәк»кә көчек балаларын тоту хезмәте белгечләре алып килә. Иң кечкенә хайваннарны аерым җылытылган корпуска урнаштыралар. Волонтерларның «Көчек патруле»ндәге нәниләр турында ничек кайгыртулары һәм шәһәрлеләрнең ничек яңа дуслар таба алулары турында – KZN.RU порталы материалында.