В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерү белән ярдәм итәләр, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары китерәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Казанда пандемия шартларында авыр тормыш хәленә эләккән шәһәр халкына ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Ярдәм итүдә хәйрия фондлары, волонтерлар һәм шәхси оешмалар катнаша. Бүгенгә ярдәм сорап килгән 6 меңнән артык гариза үтәлгән - азык-төлек һәм даруларны пенсионерлар йортына илтеп җиткерүдән башлап, азык-төлек җыелмаларын тапшыруга кадәр.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында үзизоляциянең гомуми режимы гамәлдә булган чорда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә волонтерлар, бизнес-бергәлек вәкилләре, хәйрия фондлары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре ярдәм күрсәтүне башлап җибәрде.
Шулай итеп, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты базасында оештырылган волонтерларның шәһәр штабы азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм өйгә китерү белән ярдәм итүне дәвам итә. 24-нче марттан үзиреклеләр 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга һәм хроник авырулардан интегүче кешеләргә ярдәм итә. Кичәге көн эчендә волонтерлар 28 гариза, ә пандемия башланганнан бирле - 1206 гариза үтәделәр. Бүгенге көндә волонтерлар штабында 520 кеше исәпләнә.
Волонтерлар, хәйрия фондлары һәм шәхси компанияләр көче белән пандемия башланганнан бирле Казан халкыннан килгән 6 мең 54 гариза үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез, азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары буенча кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанның 55 мең кешесенә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.