В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өлкән яшьтәгеләр, шулай ук инвалидлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала
«Игелекле Казан» фотосы
Еш кына ярдәм сорап ялгыз пенсионерлар, инвалид балалы гаиләләр һәм сәламәтлеге чикле кешеләр мөрәҗәгать итә. Мондый көчле явым-төшемнәрдән соң алар өчен ишегалдын мөстәкыйль җыештыру яки түбәләрне кардан чистарту хәлдән килмәстәй эш булып тора.
Игелекле гамәлләргә аерым шәһәр кешеләре генә түгел, яшьләр оешмалары да кушыла. Кайбер гаризалар волонтерлар килгәнче үк ябыла, чөнки күршеләр үзләре көрәк тотып ярдәмгә чыга. Кайбер иреклеләр, даими килеп ярдәм итү өчен, конкрет адресларны үз «канаты» астына алырга карар кыла.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Елена Михайловнага шушы көннәрдә ярдәм иткәннәр. Ул гаризаны шимбә көнне биргән булган, һәм сәгать ярымнан соң аның янына волонтер Алмаз килеп җиткән. Егет үзенең ял көнендә Биектаудан махсус килгән – ул ишегалды буйлап капкага таба сузылган 30 метрлы сукмакны көрәгән.
«Барысы да бик тиз һәм намус белән башкарылды. Мин шундый авыр вакытта ярдәм иткәне өчен Алмазга һәм «Игелекле Казан» оешмасына чын күңелдән рәхмәтлемен», - дип фикерләре белән уртаклашты пенсия яшендәге ханым.
Ярдәм кирәк булганда гариза тапшыру яки волонтер булу өчен +7(843) 558-74-18 телефон номеры аша кайнар линия хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Оешма мондый авыр вакытларда казанлыларны битараф булып, читтә калмаска өнди: ярдәмгә никадәр күбрәк кеше кушылса, гаризаларга шулкадәр тизрәк җавап бирергә һәм, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга була.