Татьяна көнендә югары уку йортлары студентлары укуларын һәм хоббиларын ничек берләштерүләре һәм Татарстан башкаласы аларны нәрсә белән җәлеп итүе турында сөйләде.
Фото: Денис Гордийко
Ева Батюкова – Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 3 нче курс студенты һәм 2019 елда оештырылган «студия ай» студентлар медиасы мөхәррире. «Ай» сүзе төрлечә тәрҗемә ителә: татар теленнән – ай, инглиз теленнән – күз, кытай теленнән – мәхәббәт. Без ай буларак юлны яктыртабыз һәм студентларга юл күрсәтәбез, аларны үз эчтәлегебез белән визуаль рәвештә җәлеп итәргә тырышабыз һәм һәр проектны яратып эшлибез», – дип сөйләде Ева студия концепциясе турында, аның эшендә хәзер 70 тән артык бала катнаша.
«Мин студия белән беренче курс ахырында җитәкчелек итә башладым. Бу эшне бик яраттым һәм безнең медиа үсеше өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам», – дип ассызыклады ул. Интернет-журналда студентлар өчен файдалы материаллар – мәкаләләр һәм постлар, фоторепортажлар һәм видео, подкастлар бастырыла. «Иң мөһиме – без эштән канәгатьлек алабыз. Ә күп кенә балалар өчен безнең студия – үзләрен медиа өлкәсендә сынап карый торган мәйданчык», - дип ассызыклады әңгәмәдәшебез.
2022 елда Ева һәм аның командасы «Ел студенты» Россия илкүләм премиясенең «Ел студенты» номинациясендә җиңүче булган.
Казанда яшәүче Ева фикеренчә, Татарстан башкаласы елдан-ел матурая, шәһәрдә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә. «Чит шәһәрләрдән килгән дусларыма Казанда студентлар өчен белем алу, ял итү һәм эш өчен мөмкинлекләр күп булуын горурланып җиткерәм. Аларга да безнең шәһәрдә ошый», – дип уртаклашты Ева.
Фаина Гринь – стажлы волонтер, ул әлеге эшчәнлек белән 2016 елда – Орлов өлкәсеннән Казанга күченүгә үк диярлек мавыга башлый. Фаина очраклы рәвештә волонтер булмаган – форумга Казан политехник көллиятеннән ирекле буларак килгән, биредә яңа танышлар булдырган һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте чараларында катнаша башлаган. Ул «Георгий тасмасы», «Хәтер бакчасы» кебек патриотик акцияләр оештырган, укучылар өчен яшьләр квестлары уздырган, «Үлемсез полк» акциясе вакытында волонтерлар эшен җитәкләгән.
Хәзер Фаина «Инноватика» юнәлеше буенча КНИТУ-КХТИның 3 нче курсында укый. Аның сүзләренчә, волонтерлык эшчәнлеге укуда да ярдәм итә. «Волонтерлык хәрәкәтендә социаль проектлауны белдем, әлеге тәҗрибә миңа күп вакытта ярдәм булып тора. Мәсәлән, без яңа товарлар уйлап тапканда һәм аларны базарга керткәндә, бизнес-планнар һәм проектлар эшләгәндә», – дип уртаклашты кыз.
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 5 нче курс студенты Ләйсән Казакбаева укудан буш булган вакытында балалар белән махсус фортепиано буенча дәресләр үткәрә.
Бала чагында ул кыз туганы кебек уен коралында уйнарга хыялланган, туганы аңа беренче дәресләрен биргән. 7 яшендә Ләйсән Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге Дәүләт сәнгать академиясе каршындагы махсус музыка мәктәбенә сайлап алына һәм тормышын музыка белән бәйли.
«Мин – пианист, шуңа күрә буш вакытымда тизрәк корал тотарга тырышам», – диде Ләйсән. Шул ук вакытта ул концертларга йөрергә, үзе өчен яңа урыннар ачарга, сәяхәт итәргә, якыннары белән аралашырга да өлгерә.
«Казан, һичшиксез, бик матур, кунакчыл һәм искиткеч шәһәр. Музыкант өчен аның кайда булуы бик мөһим, төгәлрәге – аны иҗат процессында нәрсә әйләндереп алуы. Мондый шәһәрдә студент булу бик яхшы, чөнки яшьләр өчен барлык ишекләр дә ачык. Үзеңне күрсәтү, үз эшеңне күрсәтү, безнең эшнең бөек осталарыннан кыйммәтле киңәшләр алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - диде Ләйсән.
Анна Чернышева – Россиянең атказанган спорт мастеры, 13 ел каратэ белән шөгыльләнә. Спортчы казанышлары арасында – Европа һәм Россия чемпионатларында җиңү, дөнья чемпионатында бронза, Яшүсмерләр Олимпия уеннарында көмеш һәм БДБ илләренең I уеннарында алтын.
Анна Тольяттида яши, шулай да «Сервис» юнәлеше буенча Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының 4 нче курсында укый. Студент кыз сөйләгәнчә, Казанда югары уку йорты аны укытуның уңайлы рәвеше – индивидуаль график белән дистанцион режим җәлеп иткән. «Мин әлеге университетны уку һәм спортны бергә алып бару өчен сайладым: материалны дистанцион рәвештә өйрәнәм, биремнәрне үтим һәм шуның белән бергә төрле чараларга яки ярышларга да йөри алам. Спортчылар өчен бу бик уңайлы», – дип сөйләде Анна Чернышева, укуны һәм спортны мәктәп елларыннан ук берләштерергә күнеккәнлеген дә өстәде.
Анна Казанга уку мәсьәләләрен хәл итү – сессияне яки практика буенча хисапны тапшыру, ә кайчагында ярышларда катнашу өчен килә. Сирәк кенә шәһәр буйлап та йөри. Кызга Казан Кремле һәм Бауман урамнары буйлап йөрүләре истә калган. «Казан – матур һәм каралган шәһәр. Аның белән бары тик уңай хатирәләр генә бәйле. Шәһәр буйлап йөргәндә һәрвакыт кәефем күтәренке була», - дип уртаклаша студент кыз.
Аяз Садыйков – Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, ул укуын тәмамлаганнан соң берничә ел узгач кабат студентлар эскәмиясенә әйләнеп кайткан. Хәзер ул Казан федераль университетында график һәм web-дизайн юнәлеше буенча магистратурада укый. Аяз фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксына, моңа архитектура практикасы этәргән. «Фән белән кызыксынуым әкренләп барлыкка килде, мин һәрвакыт яңа нәрсәләрне өйрәнергә һәм төрле эш тәҗрибәсе алырга яраттым», – дип искә төшерә ул.
Хәзер Аяз киңәйтелгән чынбарлык технологиясе нигезендә югалган тарихи объектларны күз алдына китерү өчен сервис төзи. Студент әлеге идеяне фәнни җитәкче Степан Викторович Новиков белән бергә эшләгән: «Мин аңа алган белемнәремне тормышка ашырырга теләп килдем, һәм без аларны тарихи мохиттә ничек кулланырга мөмкин икәнлеген бергәләп уйлап таптык. Менә бер елга якын, мин проект өстендә дә эшлим, әлеге өлкәне дә өйрәнәм», - диде Аяз.
Әлеге проект белән казанлы «Студентлар стартапы» конкурсында җиңү яулаган һәм 1 млн сум күләмендә грант алган. Хәзер Аяз эш прототибы булдыра һәм алдагы бер-ике елда хезмәтне гомуми кулланыш өчен эшләтеп җибәрергә ниятли. «Магистратурада укуны һәм проект өстендәге эшне миңа бу кызык булганга гына бергә алып бара алам. Мин тәнәфессез эшлим һәм армыйм, кирәкмәгән эшләрне азрак эшләргә тырышам», – дип сөйли магистрант.
Аяз уку өчен башка шәһәрләр турында да уйлавын җиткерде. «Әмма нәрсә теләгәнеңне белсәң, университетны проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы буларак кулланасың, һәм КФУ бу яктан искиткеч югары уку йорты», – дип ышанып әйтте ул.
Фото: Ева Батюкова, Фаина Гринь, Ләйсән Казакбаева, Анна Чернышева, Аяз Садыйковның шәхси архивы