В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярымфиналда Казан командасы «Подмосковье»ны, ә финалда «Локомотив»ны җиңде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). «Динамо-Казан-УОР» командасы тарихта беренче тапкыр волейбол буенча яшьләр лигасы кубогының «Дүртлек финалы»нда җиңү яулады. 20-21-нче октябрьдә Калининградта узган турнирда Казан, Одинцово, Чиләбе командалары, шулай ук «Локомотив»тан мәйдан хуҗабикәләре көч сынашты.
Хатын-кызлар командасы составында Казан олимпия резервы училищесы вәкилләре Татьяна Кадочкина, Елизавета Кочурина, Арина Федоровцева, Татьяна Симанихина, Елизавета Попова, Светлана Гатина, Дарья Заманская, Татьяна Костина, Влада Кривоногова, Елизавета Лялина, Елизавета Павлова, Милина Рәхмәтуллина һәм Варвара Сергеева чыгыш ясадылар.
Ярымфиналда Казан командасы «Подмосковье»ны, ә финалда «Локомотив»ны җиңде. Нәтиҗәдә, Казан волейболчылары беренче урында, икенче урында – «Локомотив» (Калининград), өченчедә - «Динамо-Метар» (Чиләбе), дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.