Башкортстан төркеме «Мәдәни чәршәмбе» кичәсендә чыгыш ясаячак
Артистлар Кытай, Үзбәкстан, Казахстан һәм Белоруссия сәхнәләрендә чыгыш ясаган
Иртәгә Казанда «Мәдәни чәршәмбе» проектының чираттагы концерты булачак. Шәһәрлеләр алдында Уфа шәһәреннән «Голоса» вокаль проекты чыгыш ясаячак.
Читтән килгән артистлар төркеменә Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрыннан, шулай ук Х.Әхмәтова исемендәге Башкорт дәүләт филармониясеннән артистлар керә. Алар Кытай, Үзбәкстан, Казахстан һәм Белоруссия сәхнәләрендә чыгыш ясаганнар.
Башкортстан төркеме «Мәдәни чәршәмбе» кичәсендә чыгыш ясаячак
Иртәгә Казанда «Мәдәни чәршәмбе» проектының чираттагы концерты булачак. Шәһәрлеләр алдында Уфа шәһәреннән «Голоса» вокаль проекты чыгыш ясаячак.

Читтән килгән артистлар төркеменә Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрыннан, шулай ук Х.Әхмәтова исемендәге Башкорт дәүләт филармониясеннән артистлар керә. Алар Кытай, Үзбәкстан, Казахстан һәм Белоруссия сәхнәләрендә чыгыш ясаганнар.

Очрашу 18:30 сәгатьтә П.Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбе ишегалдында башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Урын гение» проекты очрашулары дәвам итә. П.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы музыка мәктәбе ишегалдында иҗат төркемнәре чыгыш ясый. Мәйданчык учреждениегә капиталь ремонт ясалганнан соң ачылды – биредә сәхнә һәм 200 урынлык тамашачылар залы урнашкан. Яңа зур булмаган иҗтимагый киңлек казанлыларга бик ошады, узган җәйдә аның территориясендә 10 концерт узды.

2024-08-20T10:14:15+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.