Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2024, 09:00

Хәрби юмор, мемориаль такталар һәм күргәзмәләр – 2024 елда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк

Учреждениенең башкарма директоры Александр Александров музейның планнары турында сөйләде

Фото: Александр Александровның шәхси архивы

2023 елда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләренең актив катнашында Татарстан Советлар Союзы геройларына багышланган 17 мемориаль такта урнаштырылды. Алар Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан эшләнгән, әмма бары тик рус телендә генә. Татарстан рәисенең һәм республика Яшьләр министрлыгының патриотик проектларны тормышка ашыруга алган грантлары ярдәмендә шундый ук мемориаль такталарны Татарстан Республикасының икенче дәүләт телендә – татар телендә ясау мөмкинлеге барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы башкарма директоры Александр Александров KZN.RU корреспонденты белән әңгәмә барышында узган елның иң әһәмиятле проектлары турында сөйләде, шулай ук 2024 елга планнары белән уртаклашты.

Мемориаль такталар ни өчен ясалган, аларны кая урнаштыралар?

Барлыгы 22 данә эшләнде, әлегә 17 сен генә урнаштырдык. Әлбәттә, киләсе буыннар да тарихны белсен өчен, хәтерне мәңгеләштерү өчен кирәк. Табличкалар СССР Геройлары укыган мәктәпләр яки алар хөрмәтенә аталган мәктәпләр өчен ясала.

Ни өчен 22 такта гына ясалган?

Минемчә, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте шундый такталар төзү белән шөгыльләнүләре турында мәгълүмат җибәргән. Һәм кем өлгергән, шулар буенча эшләнгәндер.

Быел конкурсларда катнашырырга планлаштырасызмы?

Әйе, без тагын грантка бирәчәкбез. Минемчә, бу – мәктәпләргә хәтерне саклау эшен яңадан башларга яхшы этәргеч. Кайбер белем бирү учреждениеләрендә герой укыган, ә бу аларда берничек тә күрсәтелмәгән. Хәзер мәгълүмат җибәрүне сорап хатлар килә, без, әгәр булса, биография һәм фотолар җибәрәбез.

Без әлеге эшне дәвам итәргә һәм 22 мемориаль тактада тукталмаска ниятлибез. Үзебезнекеләрне берьюлы ике телдә ясатырга телибез.

Ә 2024 елда нинди күргәзмәләр оештырырга ниятлисез?

Түгәрәк даталар бар, без аларны урап уза алмыйбыз. Күптән түгел Ленинградны блокададан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына күргәзмә ачылды. 101 нче мәктәп күргәзмә өчен бер тартма экспонатлар тапшырды. Бу күргәзмә 20 нче февральгә кадәр узачак.

23 нче февральгә, әлбәттә, махсус әзерлек бара. Экспозицияне Кызыл Армияне булдыруга, СССР Геройларына һәм Россиянең хәзерге геройларына багышлыйбыз, ул җәйгә кадәр эшләячәк. Алга таба Белоруссияне азат итү буенча «Багратион» һөҗүм операциясенең 80 еллыгына әзерләнәбез, биредә безнең Татарстан дивизияләре актив катнашкан.

Аннары бездә нацист пропагандасына һәм Советлар Союзы контрпропагандасына багышланган күргәзмә булачак. Милли музейда совет плакатлары һәм сугыш чоры листовкаларының зур коллекциясе бар, ә күптән түгел фондлар дошман якның агитация листовкалары коллекциясе белән тулыланды.

Сез Россия буйлап яисә башка берәр җиргә гастрольләр планлаштырасызмы?

Без актив рәвештә республика буйлап стенд күргәзмәләрен алып гастрольләр белән йөрибез, әмма, әлбәттә, масштаблы проект оештырырга өметләнәбез. Хәзер ешрак архив документлары күргәзмәсе кулланыла. Без РФ Оборона министрлыгындагы конференция өчен «Татарстан – җиңүнең тыл базасы!» стенд күргәзмәсен әзерләдек, хәзер дә аны кулланабыз. Быел Белоруссиянең Бөек Ватан сугышы дәүләт музеенда күргәзмә планлаштырыла.

Гомумән, планнарыбыз ел дәвамында үзгәрергә мөмкин. Кемдер безгә үз материалларын яки идеяларын тәкъдим итә ала. Бәлки, без үзебез дә экспозицияләрдә нәрсәдер үзгәртергә карар кылырбыз. Ләкин әлегә структурасы шундый.

Камилә Вилданова

Фото: Александр Александровның шәхси архивы, Казан шәһәре KZN.RU

Барлык яңалыклар