Аны эшләтеп җибәрү үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүдә өслек суларының өлешен киметәчәк, системадан вак җир асты скважиналарын төшереп калдырырга һәм тулаем су хуҗалыгы комплексының тотрыклылыгын арттырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алсу Сафина). Татарстанның Лаеш районында «Столбище» су алу җайланмасын төзү планлаштырыла, ул Казанның Генераль планы проекты нигезендә шәһәрне су белән тәэмин итүнең өстәмә чыганагы булачак. Бу хакта бүген ТР башкаласы Башкарма комитетында шәһәрнең инженер инфраструктурасы үсешенә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
«Мәскәүнең Генплан институты» проектының баш инженеры Валентина Веткина хәзерге вакытта шәһәрдә бер су белән тәэмин итү чыганагы - тәүлегенә 510 мең кубометр җитештерә торган «Волжский» су алу җайланмасы булуын сөйләде. Гомуми су бирү эшендә аның өлеше 87%-ка җитә. Калган 13%-е - җир асты суларыннан файдалана торган локаль су алу җайланмалары. Шуңа күрә су белән тәэмин итүнең өстәмә резерв чыганагын – Лаеш районындагы җир асты сулары чыганагы базасында тәүлегенә 200 мең кубометрлык «Столбище» су алу җайланмасын төзү тәкъдим ителә.
Белгеч сүзләренә караганда, аны эшләтеп җибәрү үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүдә өслек суларының өлешен киметәчәк, системадан вак җир асты скважиналарын төшереп калдырырга һәм тулаем су хуҗалыгы комплексының тотрыклылыгын арттырачак.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин су алу җайланмасын төзү урынында шактый гына артезиан суы запаслары барлыкка килүен билгеләп үтте, өстәвенә аның чисталыгы дәрәҗәсе суны чистартмыйча файдаланырга мөмкинлек бирә икән, әмма чистарту корылмаларын төзү дә планлаштырыла. Хәзерге вакытта проект алды эзләнүләре бара», - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин һәм проектны тормышка ашыруның төгәл вакыты турында әлегә сөйләргә иртә булуын җиткерде. «Без республика, Лаеш районы җитәкчелеге белән даими элемтәдә торабыз. Генплан безнең алда шундый бурыч куя, әлеге проект әзерлек процессында», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Генплан проектында шулай ук 60 км озынлыкта магистраль суүткәргеч боҗраны төзү каралган, ул барлык су чыганакларын бердәм челтәргә берләштерәчәк. «Бу су белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттырачак һәм Авиатөзелеш, Яңа Савин, Совет һәм Мәскәү районнарының бер өлеше территориясендә эчәргә яраклы су бирү эшен тәэмин итәчәк», - дип билгеләп үтте Валентина Веткина.
Тулаем алганда, 1198 км суүткәргеч һәм магистраль челтәр, 3 җир асты су алу җайланмасы, 62 суүткәргеч корылма (суүткәргеч төеннәр, насос станцияләре, су алу җайланмасы) һәм бер өске су алу җайланмасы төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.