Шәһәрлеләр акциягә кушыла һәм сулык ярыннан чүп-чар җыя ала
Фото: Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Казанда Тирән күлдә өмә уздырылачак. Теләге булган һәркем кушыла ала, теркәлү сылтама буенча уза.
Экологик акциядә водолазлар Тирән күл төбен чистартачак, ә шәһәр халкы ярларыннан чүп-чар җыячак. Барлык катнашучыларны кыр кухнясы көтәчәк.
Акция 3 нче июньдә 10:00 сәгатьтә узачак. Перчаткалар һәм капчыклар урында биреләчәк. Җыелу урынын сылтама буенча күрергә мөмкин.
Өмәне Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра. Акция 2 нче июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышлана. Россиядә бәйрәмнең идея илһамчылары, оештыручылары һәм катнашучылары – дайверлар. Бу көнне төбәк су асты йөзү клублары ярны һәм төбен чистарту өчен сулыкларга чыгалар, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте.