Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2024, 14:26

«Водоканал» ай ахырына Альберт Камалеев проспектындагы 800 метрдан артык суүткәргечне алыштырачак

Илсур Метшин полимер җиңне санацияләү ысулы белән башкарыла торган иң катлаулы участокларның берсендә төзекләндерү барышын тикшерде

Быел «Водоканал» МУП 31 объектта рекордлы 23 км су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрен яңартачак. Аларның берсе, хәзер төзекләндерү бара торган урында, Альберт Камалеев проспектында урнашкан. Биредә 50 ел эчендә челтәрләрнең 70% тан артыграгы тузган. Совет районында яшәүче 60 мең кешене су белән тәэмин итә торган суүткәргеч ай ахырына кадәр төзәтеләчәк. Бүген объектта киңәшмәне Казан мэры Илсур Метшин уздырды.

Быел Татарстан башкаласында төрле предприятиеләр 446 объектта 64 км төрле инженерлык челтәрен алыштырачак. Аларның 23 километры яки 36% ы «Водоканал» МУП ка туры килә. Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу 2022 һәм 2023 елларга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк.

«Быел «Водоканал» көче белән узган елларга караганда ике тапкырга күбрәк эшләп булды. Һәм бу башлангыч кына әле, беркем дә кул кушырып утырмый, шулай да төп өметләр республика рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән программага баглана. Бездә 4 мең чакрым челтәр уза, алар 70% ка тузган, шуңа күрә республика ярдәме дә, федераль программа да кирәк. Уртак тырышлык белән капиталь төзелешнең һәм капиталь эшләрнең яңа күләмнәренә ирешербез дип өметләнәбез», — диде шәһәр башлыгы.

Бүген мэр сәфәр кылган, яңартыла торган челтәр участогы Нәҗип Җиһанов урамыннан Академик Сахаров урамына кадәр 813 метрга сузылган. Эшләр җәй көне башланды, ә аларны 30 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Моның өчен участокта 25-30 белгеч һәм 10-15 берәмлек махсус техника эшли.

Суүткәргечне төзекләндерү монолит камералар һәм фундамент блокларыннан камералар, тимер-бетон төбен урнаштыруны, санацияне, шулай ук торбаны катламнардан чистартуны үз эченә ала. Беренче этап ахырына якынлаша: камералар белән эш 80% ка башкарылган, 800 метрдан 500 метр чамасы челтәр чистартылган.

Тиздән бригада эшнең икенче өлешенә – санациягә керешәчәк, моның өчен PyrusLine полимер композит җиңен кулланачаклар. Аның ярдәмендә территорияне төзекләндерүне минималь рәвештә бозачаклар, чөнки траншеяны тулысынча ачарга кирәкми. Хәзер җиңне Түбән Новгородта үзебезнең материаллардан ясыйлар. Тапшыруның көтелгән датасы — 20 сентябрь, дип сөйләде «Водоканал» МУП генераль директоры Рөстәм Абдулхаков.

Совет районында кисү вакытында участокларның берсендә су белән тәэмин итүне сүндерәләр, ә берничә сәгатьтән торгызалар. Подрядчы — «Спецгазтехсервис» ҖЧҖ.

Төзекләндерү «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы буенча һәм республика финанславы ярдәмендә алып барыла. Хәзер «Водоканал» МУП әлеге программа кысаларында барлыгы 19 объектны төзәтә, шул исәптән Альберт Камалеев проспектындагы суүткәргечне дә.

Күчмә киңәшмәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.
Фоторепортаж
Альберт Камалиев проспектында 800 метр суүткәргеч яңартылачак
Видеорепортаж
17.09.2024 12:25
Альберт Камалиев проспектында 800 метр суүткәргеч яңартылачак
Барлык яңалыклар