Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2021, 16:10

Казанның «Черек күл» паркында кышка сулыкны киптерә башладылар

Декабрьдә аның урынында шугалак барлыкка киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). Казанның «Черек күл» паркында кышка әзерлек башланды. Белгечләр ясалма сулыкны киптерергә керештеләр. Кышын аның урынында шугалак – шәһәрдә иң популяр ял итү урыннарының берсе барлыкка киләчәк.

Башта сулыктан бөтен су суыртылачак, аннары касәне пычрак һәм чүп-чардан чистартачаклар. Эшләрне ноябрь башында тәмамлау планлаштырыла.

Декабрьдә касәне су белән тутырачаклар һәм шугалакны ачачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Әйтергә кирәк, эшләрне башкару сроклары һава торышына бәйле – һава температурасы кимендә 4-5 градус салкын булырга тиеш. Ел саен «Черек күл» паркында шугалакны яктылык инсталляцияләре белән бизиләр, периметр буйлап киртәләр куялар, керү юлында агач сәхнә төзелә, ә бозда даими рәвештә фигуралы шуучылардан мастер-класслар һәм дискотекалар уздырыла.

Узган елны «Черек күл» паркында шугалак сезоны 2020 елның 19-нчы декабреннән 2021 елның 14-нче мартына кадәр эшләде. Бу сезон соңгы өч елда иң озыны булды: шугалак 85 көн эшләде, бу вакыт эчендә анда 100 меңгә якын кеше булды, ә тимераякларны прокатка бирү хезмәтеннән 29 мең тапкыр файдаландылар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда кышка фонтаннарны консервацияләү башланды. 30-нчы октябрьгә барлык 24 фонтан да сүндереләчәк дип планлаштырыла.

Барлык яңалыклар