Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2018, 12:10

Автомобиль йөртүчеләрне киләсе мәктәп каникуллары вакытында юлларда игътибарлы булырга чакыралар

Агымдагы елның 9 ае эчендә юл-транспорт һәлакәте вакытында 1 бала һәлак булган, 162 – төрле җәрәхәтләр алган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 31 октябрьдә Казан укучыларының көзге каникуллары башлана. Бу вакытта балалар урмада ешрак булачаклар, шәһәрдә сәүдә үзәкләрендә, мәдәният учреждениеләрендә йөриячәкләр. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга өнди.

Агымдагы елның 9 ае эчендә шәһәрдә булган юл-транспорт һәлакәтләренең һәр унынчысында бәлигъ булмаган балалар зыян күргән. 1 бала элгән һәм 162 – төрле җәрәхәтләр алган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге машина йөртүчеләр гаебе белән булган. Һәр дүртенче һәлакәттә автомобиль йөртүчеләр балага юл бирмәгән.

Балалар катнашы белән юл-транспорт һәлакәтләренең 70 проценттан артыгы 13.00-21.00 сәгать аралыгында булган. Агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләрендә ешрак 7-9 һәм 10-13 яшьлек балалар катнашкан. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарны да сак һәм игътиҗарлы булырга һәм балаларны караучысыз юлга чыгармаска киңәш итә.

Барлык яңалыклар

Автомобиль йөртүчеләрне киләсе мәктәп каникуллары вакытында юлларда игътибарлы булырга чакыралар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 31 октябрьдә Казан укучыларының көзге каникуллары башлана. Бу вакытта балалар урмада ешрак булачаклар, шәһәрдә сәүдә үзәкләрендә, мәдәният учреждениеләрендә йөриячәкләр. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга өнди.<br> </p> <p> Агымдагы елның 9 ае эчендә шәһәрдә булган юл-транспорт һәлакәтләренең һәр унынчысында бәлигъ булмаган балалар зыян күргән. 1 бала элгән һәм 162 – төрле җәрәхәтләр алган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге машина йөртүчеләр гаебе белән булган. Һәр дүртенче һәлакәттә автомобиль йөртүчеләр балага юл бирмәгән. </p> <p> Балалар катнашы белән юл-транспорт һәлакәтләренең 70 проценттан артыгы 13.00-21.00 сәгать аралыгында булган. Агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләрендә ешрак 7-9 һәм 10-13 яшьлек балалар катнашкан. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарны да сак һәм игътиҗарлы булырга һәм балаларны караучысыз юлга чыгармаска киңәш итә. </p>