Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Белгечләр җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк
9 декабрьдә шәһәрнең дүрт районындагы йортларда су яшел төскә буялырга мөмкин
Дүшәмбе, 9 декабрьдә, Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәкләр. Моның өчен Казан ТЭЦ-2 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына «Уранин-А» буягычын кертәчәкләр.

Яшел төстәге су табылса, районнарда яшәүчеләргә Казан җылылык челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Уранин-А» буягы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланылышка кертелгән һәм Роспотребнадзор тарафыннан агып чыгуның буяу күрсәткече сыйфатында рөхсәт ителгән. Ул кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз.

2024-12-06T12:24:08+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.