В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда җылылык йөртү җайланмасының су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). 23-нче октябрьдә Казанда җылылык йөртү җайланмасының су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Бу максатлар өчен «Азино» котельнясыннан магистраль җылылык үткәргечләре суына яшел төстәге Уранин-А буягычы кертелә.
Казан җылылык челтәрләре Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су күргән очракта (шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да) «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалының диспетчерлык хезмәтенә телефон аша хәбәр итүне сорый: (843) 291-87-95 (күп каналлы).
Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.