В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне Казан җылылык челтәрләре белгечләре җылылык үткәргечнең агып чыгу урыннарын билгеләячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). 3 нче мартта Казанда җылылык үткәргечнең агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылачак. «Азино» котельныйларыннан магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына яшел төстәге «Уранин-А» буягычы кертеләчәк.
Шәһәрнең Идел буе, Вахитов, Совет районнарында яшәүчеләр «яшел су» акканын күргән очракта, Казан җылылык челтәрләренең («Татэнерго» АҖ филиалының) диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.