В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан җылылык челтәрләре» белгечләре җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Бу «Уранин-А» буягычының Казан ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына кертелүе белән бәйле. Мондый чара җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Яшел су» күргән очракта, шәһәр халкына бу хакта диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланыла һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан буяу индикаторы буларак рөхсәт ителә. Ул кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз.