Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2024, 15:27

«Безнең җыр»ның икенче сезонында 21 команда катнашты

Гала-концерт 28 нче майда Г.Тукай исемендәге филармониядә узачак

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезонында 21 команда катнашты. Алар арасында 17 композитор, 19 шагыйрь һәм 26 вокалист бар. Гала-концерт 28 нче майда Г.Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә узачак.

Узган елның сентябрендә старт алган конкурс берничә тыңлау этабыннан торды. Триолар иҗат иткән җырларны ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова бәяләде.

«Җыр конкурслары, фестивальләре аз түгел, әмма «Безнең җыр»да атмосфера үзгә. Лабораториянең беренче сезонын үткәргәннән соң, катнашучылар үзләре әлеге проектны дәвам итәргә теләк белдерде. Шуңа да икенче сезон, һичшиксез, булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Өстәвенә, «Безнең җыр» уникальлеген югалтмады. Ул чын мәгънәсендә лаборатория, экспериментлар мәйданы», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Калеб» иҗат берләшмәсе авторы Гүзәл Сәгыйтова.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты 18:30 сәгатьтә башлана. Башкаручылар Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры белән чыгыш ясаячак. Кичәдә шулай ук ТР Дәүләт камера хоры катнашыр дип көтелә.

Лабораториянең яңа сезоны Казан мэриясе һәм ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең беренче гала-концерты 2020 елның октябрендә узды. Ул көнне Г.Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә 20 яңа җыр яңгырады.

Барлык яңалыклар