Казанлылар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына 4 февральдә бушлай керә алачак. Гадәттәгечә акция айның һәр беренче сишәмбесендә үткәрелә.

Бу көнне килүчеләрне түләүсез кабул итәчәкләр:

Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2);

В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);

Габдулла Тукайның әдәби музее (Г.Тукай ур., 74);

Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);

Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);

Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);

Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);

Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры (Островский ур., 15).

Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)590-00-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.

2025-02-01T09:03:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.