Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2019, 12:15

"Ел гаиләсе" Бөтенроссия бәйгесендә казанлылар катнаша ала

Конкурсның төбәк этабы июньгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казан гаиләләре "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләячәкләр: "Күп балалы гаилә", "Яшь гаилә", "Авыл гаиләсе", "Россиянең алтын гаиләсе", "Гаилә – традицияләрне саклаучы".

"Күп балалы гаилә" номинациясендә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләр дә катнаша ала. "Яшь гаилә" номинациясенә бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, шул исәптән тәрбиягә бала алган, шулай ук иҗтимагый – файдалы хезмәт яки иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшь гаиләләр (ир белән хатынның яше - 35 яшькә кадәр) кертелә. "Алтын гаиләләр" - кимендә 50 ел никахта яшәгән кешеләр. "Авыл гаиләсе" һәм "Гаилә – традицияләрне саклаучы" номинацияләре үзләре өчен үзләре сөйли.

Конкурсның төбәк этабы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс һәм гаризалар формасы турында тулырак мәгълүматны оештыручының сайтында табарга мөмкин.

Бәйге Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды тарафыннан 2016 елдан башлап үткәрелә.

Барлык яңалыклар