Акциядә 180 нән артыграк кеше катнашты
Бүген ТР ССМ Республика кан үзәгендә үткән җәйге донор акциясендә 180 кеше катнашты. Бу 81 литр кан әзерләп кую мөмкинлеге бирде.
Акциягә 18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыклары 55 килограммнан зуррак булган, әлеге процедураны узуга каршылыгы булмаган шәһәр халкы кертелде.
Чара 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган иде. Кунаклар өчен Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе, «Идеал» шоу-балет студентлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Шулай ук медицина учреждениеләре хезмәткәрләре флешмобка кушылды: алар йөрәк формасында тезелеп бастылар.
«Акцияне DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты ярдәме белән «Игелекле Казан» оешмасы үткәрде», – дип хәбәр итә ТР ССМ Республика кан үзәге.
Исегезгә төшерәбез, язгы акциядә 222 кеше катнашкан иде, шуларның 196 сы – донорлар. Алар республика кан банкын 80 литрдан артыграк кан белән тулыландырган иде.