Бүген өч көнлек ял көннәреннән соң «Черек күл» паркында шугалак ачылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә «Казан» гаилә үзәге янындагы территория, «Фестиваль» һәм «Ак чәчәкләр» бульварлары, К.Тинчурин, «Калейдоскоп» парклары, Салават Күпере торак районындагы, «Весна» торак комплексы янындагы, Мир урамындагы, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортындагы, «Континент» паркындагы, Казансу яр буе һәм Зур Зәңгәр күлдәге территорияләр чистартылган. Бу нокталарда эшчеләр хәзер кечкенә архитектура формаларын һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерәләр.
«Урицкий исемендәге һәм «Сосновая роща» паркларында хәлләр бераз начаррак, анда транзит юлларында тар сукмаклар гына бар. Горки-Әмәт урманына, «Дубрава» һәм «Комсомолец» паркларына техника әле килеп җитмәгән», – дип билгеләп үтте спикер.
«Казан» гаилә үзәге, Җиңү паркы, «Ак чәчәкләр» бульвары, «Континент» паркы территориясеннән барлыгы 435 тонна кар чыгарылган. Башка җәмәгать урыннарыннан әлегә кар чыгарылмаган.
«Күп кар һәм җил булуга карамастан, ял көннәрендә генә «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчегенә 6 мең кеше килгән – бу Яңа ел мәйданчыклары эшен озайту турында алдан кабул ителгән карарның максатка ярашлылыгын күрсәтә», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.
Җомгадан якшәмбегә кадәр эшләмәгән «Черек күл» паркында бүген шугалак ачылуга әзерләнә. Боз өстеннән карны якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә чыгарып бетерделәр, ә мәйданчык ачылыр алдыннан шугалакны яңартачаклар. Шугалак кунакларны 14:00 сәгатьтә кабул итә башлый.
Кар чистартуда подряд оешмалары хезмәткәрләре генә түгел, волонтерлар да катнашты. Казанның Яшьләр парламенты активистлары тукталыштан филармония скверына кадәр юлны чистарттылар.
«Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте учреждениеләренең барлык объектларында керү төркемнәреннән, юллардан, тротуарлардан, керү юлларыннан, мөмкин булганча, түбәләрдән системалы рәвештә кар чистартыла. Эвакуация юллары, янгын гидрантларына юллар тәэмин ителгән. Подряд оешмалары һәм хезмәт коллективлары стихия нәтиҗәләрен алдан ачыклау өчен обходлар оештырды», – дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 17-21 нче гыйнварда 49 мм кар яуды, ягъни айлык норманың 106% ы, гыйнварда – 159% ы. Һава шартлары аркасында шәһәрдә «Буран» планы игълан ителде. Барлык төзекләндерү предприятиеләре һәм коммуналь хезмәтләр көчләре кар чистартуга юнәлдерелде. Юл хезмәтләре ярдәмендә коллапс булмый калды, Казан Мэры Илсур Метшин аларның эшен геройларча башкарылган хезмәт дип атады.