В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күпфатирлы йортларның 97,98% ына җылылык тоташтырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шулай ук социаль өлкәдәге 848 объектка җылылык тоташтырылган, бу планның 99,6% ын тәшкил итә. Алар арасында барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләр, сәламәтлек саклау объектлары һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук 21 спорт оешмасы бар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Җылылык ТР башкаласының торак йортларына 26 нчы сентябрьдә җибәрелә башлады. Җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча казанлылар кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23 ( көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр);
«Ачык Казан» системасы: +7(843)236-41-23.
Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-44 (тәүлек әйләнәсе);
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 өст.2305 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – төшке аш);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр);
Совет районы: +7(843)223-20-00 өст. 4110, 4311, (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 9:00 дән 18:00 гә кадәр, көн саен төшке аш – 12:00 дән 13:00 гә кадәр);
«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – төшке аш).