Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.08.2021, 14:47

Персеида йолдызлар яңгыры вакытында Казан өстендәге күк йөзеннән сәгатенә 110 метеорга кадәр очып узачак

Метеор агымын 12-нче августтан 13-нче августка каршы төндә күзәтергә мөмкин булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Татарстан һәм аның башкаласы халкы 24-нче августка кадәр Персеида йолдызлар яңгырын күзәтә ала. Йолдызлар яңгыры иң күбе 12-нче августтан 13-нче августка кадәр каршы төндә булачак – сәгатенә 110 метеорга кадәр.

«Персеиданың метеор агымы – елның барлык агымнарыннан иң кызыклысы, – дип аңлата В.П.Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория директоры, Казан федераль университетының физика институты профессоры Юрий Нефедьев. – Ул зурлыгы буенча бик нык аерылучы Свифт-Туттл кометы ташлаган кисәкчекләрдән тора. Бу тузанчык та булырга мөмкин, һәм шактый зур болидлар – метеоритлар да».

Атылучы йолдызлар артыннан гади күз белән күзәтсәң яхшырак – аларны күбрәк күрергә була, ә күзәтүләр өчен иң уңышлы вакыт – төн уртасыннан таң атканчы.

Ю.Нефедьев сүзләренә караганда, соңгы биш елда галимнәр Персеидлар белән бәйле 528 болидны теркәгән. «Бәлки, кемгәдер болид күрү бәхете елмаер, бу бик матур күренеш. Ул Җир атмосферасына характерлы тавыш белән очып керә һәм бик якты күренә», – дип өсти астроном.

Метеор кисәкчекләре төрле зурлыкта, шуңа күрә, Җир өстеннән 80 километр биеклектә янып, алар гаҗәеп формадагы ионлаштырылган якты эзләр калдыра ала. Әлеге агымның метеорлары тарафыннан барлыкка килгән зигзагсыман якты сызыкларны һәм шарларны кайбер кешеләр хәтта НЛО калдырган эзләр дип кабул итә, дип  Ю.Нефедьев сүзләрен кабатлый КФУ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар