11-13 сентябрьдә Татарстанда ТР Президентын һәм дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Татарстан Республикасы Президентын һәм дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар вакытында шәһәр халкының стационар сайлау участокларыннан тыш йорт яны территорияләрендә мобиль сайлау участоклары эшләячәк. Алар шәһәрнең һәр районында автобуслар базасында урнашачак һәм сайлаучыларны 11-еннән 13-нче сентябрьгә кадәр кабул итәчәк.
Татарстан башкаласында барлыгы 270 мобиль сайлау участогы оештыру планлаштырыла, аларның урнашу адреслары һәм эш графигы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, 11-13 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Президентын һәм дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Өч көнлек сайлау компаниясе, шулай ук тавыш бирү өчен мобиль участокларның эшен оештыру коронавирус инфекциясен таратуга каршы тору чараларын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
11-нче һәм 12-нче сентябрь вакытыннан алда тавыш бирү көннәре булып тора. Киләсе сайлауларда бердәм тавыш бирү көне статусы 13-нче сентябрь датасына беркетелгән. Өч көн эчендә стационар сайлау участоклары 8.00-дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Биредә катгый куркынычсызлык чаралары үтәләчәк. Аерым алганда, һәр сайлаучыны бинага кергәндә дезинфекцияләүче келәмнәр, кул өчен антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, каләмнәр көтә. Сайлаучылар белән контактта торучы хезмәткәрләр, кирәк булган очракта, саклау экраннары кулланачак. Моннан тыш, тавыш бирү вакытында 1,5-2 метр дистанцияне үтәүне күзәтәчәкләр.