Җиңел атлетика ярышлары 15 нче июльдә узачак
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июнь). Татарстан башкаласында «Төнге Казан» җиңел атлетика йөгерешенә әзерлек һәм аны уздыру көннәрендә кайбер участокларда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Шул рәвешле, 15 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 16 нчы июльнең 0:45 сәгатенә кадәр Кремль дамбасында (Батурин урамыннан Декабристлар урамына кадәр) ике кырый полоса буенча хәрәкәт туктатылачак.
15 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 16 нчы июльнең 0:45 сәгатенә кадәр Декабристлар урамында (Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр) ике кырый полоса буенча хәрәкәт туктатылачак.
15 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 16 нчы июльнең 1:15 сәгатенә кадәр С.Хәким урамында (Декабристлар урамыннан Әмирхан урамына кадәр) ике юнәлештә дә хәрәкәт туктатылачак.
15 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 16 нчы июльнең 1:30 сәгатенә кадәр Әмирхан урамында (С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр), шулай ук «Миллениум» күперендә (С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр) хәрәкәт туктатылачак.
15 нче июльнең 23:15 сәгатеннән 16 нчы июльнең 1:40 сәгатенә кадәр Подлужная урамында ике юнәлештә дә («Миллениум» күпереннән «Европа» торак комплексының 17 нче йортына кадәр) хәрәкәт туктатыла.