В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм мәйданчыкларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, табиблар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак
Фото: Денис Гордийко
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр районнары администрацияләре башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтенә һәм хокук саклау органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итте һәм Сабантуй вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарлы булырга кушты.
Мәсәлән, вакыйганың төп мәйданчыкларының берсенә – Мирный бистәсендәге каенлыкка барырга теләүчеләр махсус автобус маршрутлары буенча дүрт тукталыш пунктыннан китә алачак: «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Автобуслар 8:00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы һәм барлык кунаклар кайтып беткәнче эшләячәк. Шулай ук 23 нче һәм 56 нчы рейс автобуслары йөриячәк. Моннан тыш, Мирныйдагы Сабантуйга «Казан-1» станциясеннән электропоезд белән килергә мөмкин булачак, дип җиткерде Азат Абзалов.
Аккош күле территориясендәге мәйданга 36, 46 һәм 72 нче рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин булачак. Шулай ук «Мегастрой» сәүдә үзәге парковкасыннан Горький шоссесы буенча өстәмә автобуслар йөриячәк.
Мәдәният идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта оештырылган бәйрәмгә барырга теләүчеләр Компрессор заводы парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасы территориясеннән (ориентир – OBI кибете), шулай ук 1, 25, 34, 60, 90 һәм 91 нче номерлы рейс автобусларында барып җитә алачаклар.
Ул хәбәр иткәнчә, Сабантуй узган көнне юл хәрәкәте оештыруда бераз үзгәрешләр булачак. Мәсәлән, 23 нче июньдә һәм 24 нче июньдә 17:00 сәгатькә кадәр автомобиль юлы буенча «Лесной городок»тан Ферма шоссесына кадәр бер яклы хәрәкәт оештырылачак. «Лесной городок» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак», – диде Азат Абзалов.
«Бәйрәмне уздыруга барлык кирәкле хезмәтләр җәлеп ителәчәк: Эчке эшләр идарәсе, янгынга каршы хезмәт һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Дежур һәм җаваплы затларның дислокацияләре эшләнде инде. Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм бригадалары дежурлыгы оештырылачак, шулай ук медицина пунктлары урнаштырылачак», – дип нәтиҗә ясады ул.
Татарстан башкаласы кунакларыннан һәм казанлылардан Сабантуй бәйрәме вакытында җәмәгать транспортына өстенлек бирүне һәм оешкан махсус рейслардан файдалануны сорыйлар.