Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2022, 09:35

ТР башкаласында Казан милли ярыммарафонын уздыру вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Җиңел атлетика ярышлары 9 нчы октябрьдә узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU 7 нче октябрь). 9 нчы октябрьдә Казан милли ярыммарафоны узачак. Җиңел атлетика ярышларын әзерләү һәм уздыру сәбәпле, бу көнне шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.

«Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә 6:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт тулысынча ябылачак.

6:30 дан 12:00 гә кадәр чикләү түбәндәге урамнарда гамәлдә булачак:

С.Хәким урамы буенча – Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамы белән кисешкән урынга кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешендә);

Чистай боҗрасы буенча – С.Хәким урамыннан Чистай урамыннан чыгу юлына кадәр (ике уң хәрәкәт полосасында);

Чистай урамы буенча – Чистай боҗрасыннан алып «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнмәле хәрәкәткә керү юлына кадәр (хәрәкәтнең өч уң полосасында).

7:00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр хәрәкәт туктатылачак:

С.Хәким урамы буенча – Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешендә);

Ф.Әмирхан урамы буенча – А.Козин урамыннан С.Хәким урамына кадәр («Современник» һәм «Савин Хаус» торак комплексларыннан чыгу мөмкинлеге белән).

7:30 дан 10:00 гә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк:

Ф.Әмирхан урамы буенча – С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр, хәрәкәт Миллениум күперендә туктатылачак (С.Хәким урамыннан алып Подлужная урамыннан чыгу юлына кадәр);

Подлужная урамы буенча – Миллениум күпереннән чыгу юлыннан алып Подлужная урамы, 17 нче йортка, «Европа» торак комплексына кадәр (шәхси сектордан Л.Толстой урамы юнәлешенә чыгу мөмкинлеге белән ике юнәлештә хәрәкәт итү мөмкинлеге белән).

7:30 дан 11:00 гә кадәр юллар ябылачак:

Батурин урамы буенча – К.Маркс урамыннан Кремль ярына кадәр;

Кремль яры буенча – Батурин урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр;

Кремль дамбасыннан чыгу юлы – Кремль ярына таба юнәлештә (хәрәкәтне тулысынча чикләү);

Кремль дамбасы буенча – Батурин урамына керү юлыннан С.Хәким урамына кадәр юнәлеш (1,5 уң полосадагы хәрәкәтне чикләү).

Исегезгә төшерәбез, Казан милли ярыммарафонында түбәтәйле спортчыларга 3 км, 10 км яки 21,1 км дистанцияне үтәргә һәм спорт чарасына кушылучылар саны буенча рекорд куярга туры киләчәк. Стартка якынча 4,5 мең кеше чыгар дип көтелә.

Барлык яңалыклар