Респондентларның җаваплары хезмәт ресурсларын бәяләргә, социаль һәм транспорт инфраструктурасына ихтыяҗны исәпләргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Алда булачак Бөтенроссия халык санын алу кәгазьләрендә респондентның яшәү урыны аның эш урыны белән туры килү-килмәве турындагы өстәмә сорау барлыкка киләчәк. Маятник миграциясе турындагы сорауларга җаваплар хезмәт ресурсларын конкрет торак пунктларда бәяләргә, социаль һәм транспорт инфраструктурасына ихтыяҗны исәпләргә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге сорау «Л» формасы бланкында Россиядә даими яшәүче кешеләр өчен 23 сорау (җенес, яшь, эш белән тәэмин итү, телләр белү һ. б.) арасында булачак. Бу бланктагы егерменче сорау түбәндәгечә яңгырый: «Сезнең төп эшегез сез даими яши торган торак пункттамы?».
Респондент «юк» дип җавап биргән очракта тагын берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. «Сезнең төп эшегез кайда урнашкан? кебек сорау түбәндәге җавап вариантлары бн: РФ субъектында, шәһәр торак пунктында, муниципаль районда (округта), чит дәүләттә. Бу темага сораулар арасында шулай ук «Сез эшкә машина бн барасызмы (җәяүме)? дигән сорау «көн саен», «атнага берничә тапкыр», «айга берничә тапкыр», «айга бер тапкыр һәм сирәгрәк», «дистанцион рәвештә эшлим» җаваплары белән бар.
Моннан тыш, «Сез соңгы ай дәвамында эш эзләдегезме?» дигән сорауга җаваплар исемлеге киңәйтелде. «Юк» дип җавап бирүчеләр өчен өчен сәбәпләр күрсәтелеп вариантлар өстәлә: «укыйм», «пенсиядә», «сәламәтлек торышы буенча», «авыру карыйм», «йорт хуҗалыгын алып барам яки балалар тәрбиялим», «эш таба алмыйм», «эшләргә кирәкми».
Алынган мәгълүматлар эш режимнарының реаль картинасын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгелиләр Татарстанстатта. Моннан тыш, тулаем ил буенча да, аерым төбәкләр һәм шәһәрләр буенча да хезмәт һәм маятник миграциясен өйрәнү һәм бәяләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Җанисәп нәтиҗәләре җирле халыкның хезмәт агымы ничек хәрәкәт итүен һәм кайсы регионнарда һәм кайсы торак пунктларда эшкә кытлыкны объектив күрсәтәчәк.
Алдагы халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа цифрлы форматта узачак. Төп яңалык стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта Россия халкы тарафыннан РФ дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алуны шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да узарга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, илдә эпидимиологик вәзгыять аркасында халык санын алуны үткәрү вакыты берничә тапкыр күчерелгән иде. Халык санын алуның яңа срогы агымдагы елның октябрендә булачак. Күчерү турындагы тәкъдимне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.