В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күзәтү өчен иң уңайлы көн – 24 нче июнь.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). Планеталар парады вакытында казанлылар Марс, Юпитер, Сатурн һәм шәфәкъ алдыннан Венераны, шулай ук Айны күрә алачак. Күзәтү өчен иң уңайлы көн – 24 нче июнь.
Башка планеталарны – Меркурий, Уран һәм Нептунны күрү өчен телескоп кирәк булачак, чөнки бу күк җисемнәре Кояшка якын яки Җирдән бик ерак урнашкан. Бу хакта В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университетының Физика институтының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сөйләде.
Профессор сүзләренчә, астрономиядә «планеталар парады» төшенчәсе юк, планеталарның конфигурациясе дип әйтү кабул ителгән – бу планетаның Җир һәм кояшка карата билгеле бер торышы. «Планеталар үз конфигурацияләрендә Кояш белән бер якта кала, ә планеталар хәрәкәте эклиптика яссылыгында барганга күрә, алар бер линия буенча тезелә һәм планеталарны күк сферасында бер үк вакытта күзәтеп була»,- дип Ю.Нефедьев сүзләрен китерә КФУ матбугат хезмәте.
Планеталар парады башланды инде, әмма алар бер мизгелдә үк рәткә тезелми – процесс күк җисемнәренең акрын хәрәкәтеннән гыйбарәт. «Җиргә планеталарның парады бернинди йогынты ясамаячак, без берни дә сизмәячәкбез һәм бернинди күренешләр дә булмаячак», - дип ышандырды Ю.Нефедьев.