Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2018, 15:21

“Рубин” – “Уфа” матчы вакытында Казанда транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

Чикләүләр 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест уены узган көнне транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертергә планлаштырыла. Шулай итеп, Казанда җәен узачак футбол буенча дөнья чемпионаты өчен эшләнгән хәрәкәт схемасы тикшереләчәк. “Казан Арена” стадионы янәшәсендәге “соңгы миля” дип аталган территориядә транспорт хәрәкәте 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

Хәрәкәт матч башланырга ике сәгать кала һәм уен тәмамлангач бер сәгать дәвамында чикләнә.

Юлның түбәндәге өлешләрендә транспорт хәрәкәте чикләнә: С.Хәким ур. (Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр), Чистай ур. (Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә, С.Хәким урамы юнәлешендә Әмирхан проспектына төшү юлыннан кала, Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр), Чистай ур. (Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә, Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр) һ.б.

Шул ук вакытта, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, ике урамда хәрәкәт матч башланырга өч сәгать кала , ягъни 16.00 сәгатьтән үк чикләнә – С.Хәким (Әмирхан проспектыннан Нигъмәтуллин урамын кадәр) һәм Чистай урамында (Әмирхан проспектыннан Нигъмәтуллин урамына кадәр).

Шулай ук, Д.Фәттахов сүзләре буенча, территория янындагы парковкаларны да тикшерергә планлаштырыла. Билгеләп үтәргә кирәк, шәхси автотранспортта килгән тамашачылар өчен парковкалар стадонның тышкы периметрыннан 1500 метрдан якын булмаган арада оештырыла. “Шәхси транспортта киләчәк тамашачылар өчен искәртеп үтәм, безнең якында урнашкан сәүдә үзәкләре белән килешүебез бар. Автомобильләрегезне “Леруа Мерлен”, “Парк Хаус”, “Тандем”, “METRO Cash&Сarry” сәүдә үзәкләре парковкаларында калдыра аласыз”, - диде Д.Фәттахов.

Шәһәрлеләргә хәрәкәт итү маршрутын алдан кайгыртырга һәм мөмкин булган кадәр тест матчы көнне шәхси автомобильләрдән баш тартырга киңәш ителә.

Барлык яңалыклар