В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә су янында төзекләндерелгән ял итү урыннары санын арттыру планлаштырыла
Фото: Марат Мөгыйнов
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров искә төшергәнчә, элегрәк ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин «Казан – судагы шәһәр» концепциясен эшләү бурычын куйган иде.
«Безнең муниципаль пляжларда гадәттән тыш хәлләргә һәм үлем очракларына юл куймаган коткаручыларга рәхмәт белдерүегезне сорыйм. Ләкин мәьсәлә чыннан да өлгерде. Безнең шәһәрлеләр өчен су коену урыннары саны арта. Әйдәгез бергә карыйк, анализлыйк. Бездә хәтта күлнең бер өлешен генә алган, ә икенче өлеше безнеке булмаган очраклар да бар. Монда эшләргә күп нәрсә бар», – диде Рөстәм Гафаров һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Су коену сезоны җәй буе дәвам итте, дип билгеләп үтте Сергей Чанкин. Казан халкы һәм кунаклары өчен биш муниципаль пляж әзерләнгән: «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Зур Аккош күле» һәм «Комсомол». Кунаклар өчен «Аккош күле», «Зөбәрҗәт» күлләре ярларында һәм Җиңү паркында өч оештырылган ял итү урыны да ясалган.
Су коену сезоны башланыр алдыннан әзерлек эшләре башкарылган: су төбе тикшерелгән, су һәм комны лабораториядә тикшергәннәр, коткару постлары биналарын һәм пляж җиһазлары элементларын косметик ремонтлаганнар. Тәртип кагыйдәләре буенча белешмәләр белән мәгълүмат стендлары урнаштырылган.
Көн саен иминлекне 60 коткаручы тәэмин иткән, дүрт кеше дежур торган. Муниципаль пляжларда һәм ял итү урыннарында кешеләрнең үлеменә юл куелмаган, әмма бәхетсезлек очраклары су коену өчен билгеләнмәгән урыннарда булган. Бу Казансу елгасы, Урта Кабан күле, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте һәм Комсомол күленең оештырылмаган урынындагы күлләр.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы аңлатуынча, эссе һава торышы фонында казанлылар су коену өчен теләсә нинди сулыкларны, шул исәптән тыю билгеләре булганнарын да кулланганнар. Шуңа күрә җиһазландырылмаган урыннарда батучылар саны арткан, 2022 елда 11 кеше баткан булса, 2023 елда – 13 кеше.
Сигез очракта батып үлүчеләр исерек булган, дүрт очракта караңгыда су коенганнар. Суда олылар күзәтүчесез калган бер бала һәлак булган.
«Алкоголь һәм суда ял итү – бер-берсенә туры килми торган һәм фаҗигагә китерә торган әйберләр. Өлкәннәргә су янындагы балаларны һәрвакыт игътибар белән күзәтергә, аларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә, ял иткәндә уяу булырга, бөтен гаилә белән сулык янында һәм суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – дип искәртте спикер.
Аның сүзләренчә, барлык пляжларда һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында суда куркынычсыз тәртипне пропагандалау буенча 36 акция оештырылган, Түбән Заречьеда «Йөзәргә өйрән» бөтенроссия акциясе үткәрелгән.
Су объектлары һәм пляжлар территориясендә 859 рейд үткәрелгән, ял итүчеләр белән 2 270 әңгәмә оештырылган, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча өч меңнән артык белешмә таралган. Җәмәгать тәртибен бозуның 67 очрагы бетерелгән, аннан соң хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган. Еш кына вак хулиганлык, исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрү һәм алкоголь эчү кебек очраклар ачыкланган.
«Рөстәм Гыйльфан улы, сездән 2024 елга су янында төзекләндерелгән ял итү урыннарын арттыру мәсьәләсен каравыгызны сорыйбыз. Халык еш кына түбәндәге урыннарны тәкъдим итә: Түбән һәм Урта Кабан күлләре, Чебакса күле, «Казан» гаиләсе үзәге яны һәм Елга порты арты. Шуңа бәйле рәвештә коткару постлары санын яңа урыннарда гына түгел, ә иң күп йөри торган урыннарда да – Тирән, Зөбәрҗәт һәм Аккош күлләрендә арттырырга кирәк», – дип тәкъдим итте Сергей Чанкин.
Шулай ук ул киләсе елдан башлап ел саен пляжлар арасында, иң уңайлы һәм куркынычсыз ял итү урынын билгеләп, смотр-конкурс үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Җиңүчене билгеләгәндә төп критерий казанлыларның фикерләре булачак.
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов