Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 6-нчы октябрьдә Татарстан башкаласында Казан ярыммарафоны узачак. Җиңел атлетика ярышларына әзерләнү һәм аны уздыру белән бәйле рәвештә, бу көнне транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча ике юнәлештә дә (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәр һәм Фатыйх Әмирхан проспектыннан Чистай урамы киселешенә кадәр), Чистай урамы буенча ике уң полосада (Сибгат Хәким урамы съездыннан алып Чистай урамына кадәр) һәм Чистай урамы буенча өч уң як полосада (Чистай урамыннан алып «Казан Арена» стадионы боҗралы хәрәкәте тирәсендәге съездга кадәрле юнәлештә) транспорт хәрәкәте туктатылачак. Шул ук вакытта «Казан Арена» стадионы тирәсендәге хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
7.30 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Фатыйх Әмирхан проспекты (Сибгат Хәким урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр) буенча юл ябылачак, хәрәкәт «Миллениум» күперендә (С.Хәким урамыннан алып Подлужная урамына кадәр) туктатылачак.
8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Подлужная урамы буенча («Миллениум» күпересъездыннан Подлужная урамы, 17 йортка кадәр («Европейский» торак комплексы) ике юнәлештә дә транспорт хәрәкәте туктатылачак.
8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Батурин урамы буенча ике юнәлештә дә (Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр) һәм Кремль яр буе буенча (Батурин урамыннан алып Киров дамбасына кадәр) транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
7.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Кремль дамбасы буенча урнашкан бер уң полоса буенча (Батурин урамыннан Декабристлар урамына кадәрге юл буенча), Декабристлар урамы буенча (Кремль дамбасыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәрге юнәлеш буенча) транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.