Анда «Победа», «Весна», «Солнечный город» һәм «Салават күпере-2» торак комплексы командалары катнашачак
Фото: Татарстан парклары
Турнирда катнашучыларны һәм тамашачыларны «Зенит» волейбол клубының конкурслары һәм бүләкләре көтә. Аниматор да эшләячәк, дип хәбәр иттеләр район администрациясендә.
Бәйрәмгә теләгән һәркем кушыла ала. Турнир 17:00 сәгатьтә башлана, уздыру урыны – Җиңү проспекты, 139 адресы буенча ишегалды.